Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Иртәге көнгә юл

Район үзәге урамнарында караңгы төшкәнче эшләп торучы техника тавышы ишетелеп тора. Поселок урамнарына өч километр озынлыктагы асфальт юл салыначак. - Биредә 18 ел яшибез, ниһаять, юлларга ремонт башлануны да күрдек,- ди зарланып та, шатланып та Дзержинский урамында яшәүче өлкәннәр.- Урамга яңа асфальт салыначакка ышанып та булмый. Ул арада Совет, Профсоюз,...

Район үзәге урамнарында караңгы төшкәнче эшләп торучы техника тавышы ишетелеп тора. Поселок урамнарына өч километр озынлыктагы асфальт юл салыначак.

- Биредә 18 ел яшибез, ниһаять, юлларга ремонт башлануны да күрдек,- ди зарланып та, шатланып та Дзержинский урамында яшәүче өлкәннәр.- Урамга яңа асфальт салыначакка ышанып та булмый. Ул арада Совет, Профсоюз, Дзержинский, Комсомол урамнарына яңа асфальт өслек салынды инде. - Дзержинский урамына ике кат салабыз, - ди «Вираж+» ООО мастеры Айдар Гайфуллин. - Беренчесе - тигезләүчесен салдык диярлек инде, икенчесе бу юлга дистә елларга чыдарга мөмкинлек бирәчәк. Планда - Ленин урамында татар мәктәбеннән Киров урамына кадәр бер кат асфальт җәю, Киров урамында юл өстен яңарту һәм Саклык банкы, элеккеге Татфондбанк каршындагы мәйданнан «Курай» кунакханәсенә кадәр юлга асфальт салу. Иртәнге 8дән караңгы төшкәнче эшлибез. Техника һәм эшчеләребез нигездә үзебезнеке, хәер, читтән җәлеп ителгән эшчеләребез һәм арендага алган техника да бар. Эшне сентябрьгә кадәр төгәлләргә кирәк. - Быелгы сезонда без район торак пунктларында 3,6 километр озынлыктагы юл-урам челтәрен норматив хәлгә китердек, - ди предприятие җитәкчесе Ислам Вәлиев. -Балтачта 500 метр эчке авыл юлына вак таш җәелде, Кыртапада 750 метр юл чуер таш ком катнашмасы белән капланды, Бәрлегуҗада 300 метрга вак гранит салынды. Кама Тамагында Заов. Каратайда өч урамга, Южная Околицада ике урамга вак таш җәелде. Моннан тыш, ясалма корылмалар төзү тәмамланды - 72 метр озынлыктагы сигез суүткәргеч торба салынды. Куйбышев Затонда 2,3 километр озынлыктагы берничә урамга асфальт салынды һәм планда каралган 359 метр урынына 447 метр тротуар төзелде. Кама Тамагында якындагы вакытта өч километр юл-урам челтәре ремонтлауны тәмамлыйбыз. Биредә ук Комаров урамында 2560 квадрат метр асфальтланды. Тагын бер зур объект - Шәпкә авылына кадәр юл төзелеше. Күләме зур, әлегә җир эшләре генә башкарылган. Тулаем алганда, без сезонда 100 миллион сум үзләштерергә тиеш. Район халкы эшебездән канәгать калыр, без төзегән юллар озак еллар хезмәт итәр, дип ышанабыз,- дип йомгаклады сүзен Ислам Ильяс улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев