Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Ике йөз ун метр куаныч

Островский урамының бу участогында асфальт соңгы тапкыр чирек гасыр элек җәелгән.

Бу көннәрдә редакциягә әлеге урамда яшәүче активист Сергей Гранцов килде һәм, урамнарында, ниһаять, асфальт яңартылу турында хәбәр итте.

-Без үз сүзендә торган һәм урамыбызны юллы иткән район җитәкчелегенә һәм шәхсән район башлыгы Наил Вазыйховка бик рәхмәтле, - диделәр бу урамда яшәүчеләр. - Юл хезмәте эшчеләренә дә зур рәхмәтебезне белдерәбез, эшне бик сыйфатлы башкардылар.

-Менә биредә вак ташлар белән “1996 ел” дип язылган урын бар иде – урамыбызда беренче тапкыр асфальт түшәлү вакыты, - ди Владимир Ибалаков. -Ул чакта безгә дә, ниһаять, цивилизация килде дип сөенгән идек.

Чыннан да, урам үзәктә урнашмаган, бер очы кырга тоташа, андый участокларга иң соңыннан гына чират җитә. Биредә яшәүчеләр юлны төзекләндерү мәсьәләсе буенча берничә ел дәвамында мөрәҗәгать иткәннәр, аны һәр гражданнар җыелышында күтәргәннәр, район башлыгына да кергәннәр. Наил Вазыйхов берничә тапкыр урамны программага кертергә тырышкан һәм, ниһаять, бу юлы мәсьәлә уңай хәл ителгән.

“Главтатдорстрой” ГКУның әйдәп баручы белгече Дмитрий Толпекин мәгълүматлары буенча, юлның әлеге участогын төзүгә 4 млн 104 мең сум акча киткән. Юл-төзелеш эшләре подрядчысы “Татавтодор” АҖның Кама Тамагы районы идарәсе  булды.

Яңа асфальт юл урамны яңартып җибәрде, ул җыйнаграк, биредә хәзер күңеллерәк, кешеләрнең дә кәефе шат. Халык үзәк урамнарда гына яшәми, ә ышанычлы һәм төзек юллар поселокта яшәүчеләрнең барысына да кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев