Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Ярны ныгыту эшендә комачаулыклар туган

Терәк дивар авышу сәбәпле, федераль проектны гамәлгә ашыру сроклары тоткарланырга мөмкин.

Ике атна элек Кама Тамагында ГИСУ җитәкчелеге – Кама Тамагында Идел ярын ныгыту буенча эшләр заказчысы вәкилләре булды, алар терәк диварның тайпылуын ачыклады.

Ул вакытта ук моның сәбәбе кунакханә комплексы ягыннан контрольсез су агымы булуы фаразланды.

Ә узган шимбәдә ГИСУ җитәкчелеге дренаж торбалары аша яр ягына су агызу чагылдырылган видеоны җибәрде һәм район җитәкчелегеннән прокуратура вәкилләре белән урынга чыгып, су агызу фактын шәхсән теркәүне таләп итте.

Урынга район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Илнар Каюмов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Заһидуллин килде. Алар бу урында чыннан да су агуга инандылар.

«Аркада-строй-Универсал» төзелеш компаниясе прорабы Илфат Габдрәкыйпов газетага хәбәр иткәнчә, топосъемка мәгълүматлары буенча терәк дивар үз күчәреннән акватория ягына таба 3,9 метрга тайпылган.

Әлеге тайпылышны бары тик авыш шпунтларны алып куеп һәм аларның урынына күпкә тирәнрәк яңа озынрак шпунтлар урнаштырып кына төзәтергә мөмкин. Бу шпунтларны Нижневартовскида гына алдан заказ буенча ясыйлар, димәк, җитештерү, транспортлау һәм урнаштыру өчен бик күп вакыт китәчәк һәм төзелеш графигы бозылачак.

Дүшәмбе көнне төзелеш мәйданына экологлар су һәм туфрак үрнәкләрен алу өчен килделәр. Шулай ук прокуратура һәм муниципаль район башкарма комитеты вәкилләре, ГИСУ Көнбатыш территориаль бүлегенең баш белгече Радик Галәветдинов төзелеш мәйданчыгын тикшерү буенча акт төзеде.

Без федераль программаны гамәлгә ашыру буенча вакыйгалар үсешен күзәтәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев