Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Җәяүлеләр өчен

    Поселок эчендәге юллар һәм тротуарларны төзекләндерү мәсьәләсе район үзәгендәге гражданнар җыеннарында берничә тапкыр күтәрелде. Җәяүлеләр юлы төзелеше, ә кайбер урыннарда ремонтлау даими тормышка ашырыла. Узган ел К.Маркс урамында тротуар төзелеше төгәлләнде. Хәзер җәяүлеләр төзекләндерелгән юлдан эшкә бара, нәниләрне бакчага китерәләр. -Кама Тамагы штпда яшәүчеләр Гагарин урамындагы тротуар реконструкцияләнүен күргәндер. Биредә...

    Поселок эчендәге юллар һәм тротуарларны төзекләндерү мәсьәләсе район үзәгендәге гражданнар җыеннарында берничә тапкыр күтәрелде.
    Җәяүлеләр юлы төзелеше, ә кайбер урыннарда ремонтлау даими тормышка ашырыла. Узган ел К.Маркс урамында тротуар төзелеше төгәлләнде. Хәзер җәяүлеләр төзекләндерелгән юлдан эшкә бара, нәниләрне бакчага китерәләр.
    -Кама Тамагы штпда яшәүчеләр Гагарин урамындагы тротуар реконструкцияләнүен күргәндер. Биредә "Вираж" төзелеш- монтаж фирмасы эшчеләр бригадасы юлны тигезләп, вак таш җәя, ә аннан соң брусчатка түшәячәк. Үзәк дәваханә ягына километрга якын озынлыктагы тротуар җәяүлеләр өчен бик уңай булачак. Аннан соң җәяүлеләр юлы Ленин урамына салыначак. Өйләренә су үткәрергә планлаштыручыларга ашыгырга кирәк,- ди Кама Тамагы штп башлыгы урынбасары Нияз Камалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: