Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Чишмәгә яңа юлдан барачаклар

Күпләр Даныш авылы янында юл техникасы туплануга игътибар итте.

Редакция дә читтә калмады, без вак таш түшәлгән юл буйлап чишмәгә бардык.

Эшчеләр инде киткән, юл ачык иде. Башкарылган эш юлның сыйфатын сизелерлек яхшырткан. Даныш чишмәсе суын яратучылар хәтерлидер, элек юл шактый җимерек иде. Аның буенча бару өчен машинаны бик оста итеп йөртергә кирәк иде. Хәзер юлның торышы яхшы.

Чишмә буенда машиналар күп иде. Бирегә район үзәгеннән дә, авыллардан да күпләр чиста һәм тәмле су алырга килә. Без аларның кайберләре белән сөйләштек.

Караталдан килгән ирле-хатынлы пар үзгәрешләргә шат: «Юл хәзер яхшырак, күпкә уңайлырак. Вак таш җәелгән, асфальт та түшәсәләр, авыл халкы өчен дә, суга килүче кешеләр өчен дә тагын да яхшырак булыр иде», - ди алар.

Кама Тамагыннан Дмитрий һәм Ольга Редковлар: «Бу проблемалы участокны төзекләндерүләрен күреп, гаҗәпләндек тә, куандык та. Авылга керү юлы бөтенләй җимерек иде, ә бит бирегә бөтен район суга килә. Яңа юлга, әлбәттә, шатбыз!».

Рафаэль һәм Рушания Гыймадиевлар Данышта яши, йортлары юл кырыенда ук, аларның урамнарына керү юлы бик текә, ләкин эш әле тәмамланмаган. Алар төзелешнең беренче этабы бер атна дәвам итүе турында әйттеләр. Башта юлны тигезләгәннәр, вак таш түшәгәннәр: «Әлбәттә, без юлны ремонтлауларына бик шат. Авылга керүе хәзер күпкә уңайлырак. Авыл халкы, әлбәттә, юл мөмкин кадәр озаграк хезмәт итсен өчен асфальт түшәлү турында хыяллана. Юл эшчеләре әйтүенчә, эшләр әле дәвам итәчәк, әле юл кырыйларын төзекләндереп бетерәчәкләр. Ләкин инде хәзердән үк юллар торышы күпкә яхшырды».

Рушан Заһретдинов Казанда тора, авылга Ленинград урамында яшәүче әти-әнисе янына кайткан. «Машина белән яңа юлдан бер тапкыр уздым. Минем йортым югары урамда. Кызганыч, яңа юл анда кадәр барып җитмәде».

Чишмә янындагы эскәмиядә, тирәкләр күләгәсендә, тормыш турында тыныч кына сөйләшеп, өч хатын-кыз утыра иде.

- Сез яңартылган юлдан канәгатьме?

- Вак таш өстенә асфальт та салсыннар иде, ләкин бу киләсе елга гына булачак, диделәр.

- Юл чишмә янында тукталып калмасын, бу урамның ахырына кадәр дәвам итсен иде. Бераз алгарак баргач, түбәнлек бар, ул юлсызлык вакытында проблемалар барлыкка китерә. Анда да вак таш җәяргә кирәк.

Юл-төзелеш идарәсе җитәкчесе Рамил Ганиятуллин мәгълүматлары буенча, Данышта «Муниципаль юл фонды» программасы буенча төп трассадан алып чишмәгә кадәр 740 метр озынлыктагы юлга вак таш түшәлгән. Биш төшү юлы, чишмә, мәчет һәм обелиск янында өч тукталыш мәйданчыгы төзелгән.

- Автобус павильоны янында вак таш җәелмәгән урын калган.

- Без әле эшне тәмамламадык, болар барысы да эшләнәчәк.

- Узган ел гражданнардан мөрәҗәгать булды, аңа нигезләнеп быел юлны ремонтлау программага кертелде, - дип хәбәр иттеләр безгә башкарма комитетның төзелеш бүлегендә. Әлегә асфальт түшәү турында сүз бармый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев