Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Чишмә юлын үлән капламас

«Исәнме, урамым!» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә, анда Максим Горький урамында яшәүчеләр һәм аларга кушылган битараф булмаган каматамагылылар катнаша.

- Изге кое территориясен төзекләндерү эшләренең тәмамлануы турында зур шатлык белән хәбәр итәм! – дип уртаклашты безнең белән «Кече шәһәрләр һәм авылларның мәдәни мозаикасы» грант конкурсында җиңгән проект җитәкчесе Вера Колударова. –Проектыбызны тормышка ашыруда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт. Чишмәне төзекләндерүнең соңгы этабында Маяковский урамында яшәүчеләр эретеп ябыштыру эшләрен башкарырга ярдәм иттеләр һәм үзләре инициатива белдереп, үләнне чаптылар, Идел күренеше ачылган матур урынга уңайлы эскәмия куйдылар һәм башка эскәмияләр өчен такталар белән ярдәм иттеләр. Шуңа күрә кайбер кыенлыкларга карамастан, барлык планлаштырылган эшләр  тулысынча башкарылды. "Исәнме, урамым" проекты кысаларында хәзер безгә урамның үзәк өлешен төзекләндерергә: чәчәк түтәлен киртәләп алып, эскәмияләрне куярга һәм аларны буярга кирәк.

Вера Андреевна территорияне төзекләндерүгә поселок җитәкчелеге дә ярдәм күрсәтсә, әлеге эшләрне югарырак дәрәҗәдә башкарып булыр иде дигән фикердә. Чөнки бирегә җирле халык кына түгел, туристлар да килә.

 - Вакыт бара һәм без төзекләндерү эшләрен бу темпта һәм күләмдә дәвам итә алмаячакбыз. Безнең эшебезне яшь буын дәвам итәр, изге коега бару юлында киләчәктә дә чүп үләне үсмәс дип ышанасы килә. Ә чишмә рәхмәт йөзеннән безгә һәрвакыт үзенең тәмле, изге суын бирер!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев