Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Чисталык өчен көрәшеп

Газетабыз район халкытарафыннан ТБО контейнерлары һәм бункерлардан файдалануның гади кагыйдәләре белмәүләре (яки белергә теләмәүләре) темасын берничә тапкыр күтәреп чыкты. Контейнерлар бары тик каты көнкүреш калдыклары өчен генә билгеләнгән. Әмма күпләре алдагыча ук аңа киселгән агач ботаклары, иске җиһаз, суелган мал калдыклары, черегән җиләк-җимеш һәм яшелчәләр тутыра. Без "Благоустройство" ООО җитәкчесе...

Газетабыз район халкытарафыннан ТБО контейнерлары һәм бункерлардан файдалануның гади кагыйдәләре белмәүләре (яки белергә теләмәүләре) темасын берничә тапкыр күтәреп чыкты.

Контейнерлар бары тик каты көнкүреш калдыклары өчен генә билгеләнгән. Әмма күпләре алдагыча ук аңа киселгән агач ботаклары, иске җиһаз, суелган мал калдыклары, черегән җиләк-җимеш һәм яшелчәләр тутыра. Без "Благоустройство" ООО җитәкчесе рөстәм Хәлилов шалтыратканнан соң Агрошәһәрчек микрорайонында әнә шундый күренешкә тап булдык.

Буш контейнер янәшәсендә тирә-якка сасы ис таратып, суелган терлек эчәкләре һәм зур капчыкка салынган чүп-чар ауный иде. Аны хәтта контейнерга салырга да кирәк дип санамаганнар. Әлеге калдыкны яш машина белән, я булмаса кечкенә арба белән китергәннәр. Аны полигонга илтергә ярамады микән?!

Моны эшләүчене күрүчеләр әйтергә теләми. Димәк, алар шуңа риза булып яши. Әлеге калдыклар санитария ягыннан да куркыныч белән яный. Ерак түгел генә балалар мәйданчыгы бар. Тагын бер кат шуны искә төшереп үтәсе килә: уртак тырышлык белән генә районда чисталык һәм санитар иминлк урнаштырып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев