Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Бөтен ыру белән

Кирельск авыл җирлеге инициативасы белән Ишем авылында зират һәм авылны тәртипкә китерү буенча зур өмә үткәрелде. -Без зиратны әйләндереп алу өчен штакетник әзерләп, авыл халкына 19 июльдә өмә үткәрелүе хакында хәбәр иттек, - ди җирлек башлыгы Валентина Лазарева. - Ишем авылында туып-үсүчеләр төрлесе төрле яктан кайтып, хәтта гаиләләре белән килде....

Кирельск авыл җирлеге инициативасы белән Ишем авылында зират һәм авылны тәртипкә китерү буенча зур өмә үткәрелде.

-Без зиратны әйләндереп алу өчен штакетник әзерләп, авыл халкына 19 июльдә өмә үткәрелүе хакында хәбәр иттек, - ди җирлек башлыгы Валентина Лазарева. - Ишем авылында туып-үсүчеләр төрлесе төрле яктан кайтып, хәтта гаиләләре белән килде. Изге Рамазан ае булуы да үз ролен уйнады ахрысы. Берьюлы берничә бригада эшләде. Бер ишләре зиратны әйләндереп алуда, икенчеләре аны буяуда булды. Тагын бер бригада ТБО мәйданчыгын әйләндереп алуда эшләде. Бер төркем кешеләр зират капкасын һәм йортчыгын буяды. Ирләр зираттагы корыган зур агачларны кисте, яшүсмерләр эшчеләргә штакетник ташып торды һәм ташландык каберләрне чистартты. Авылга Мамадыштан кунакка кайтучылар да бар иде, алар да уртак эштән читтә калмады. Барысы да ишемлеләр белән беррәттән эшләде. Бирегә туган-тумачаларын җирләгән район үзәгендә яшәүчеләр дә кайткан иде. Халыкның теләп эшләвен күрү сөендерде. Буяны үз акчаларына алып, вакыт белән исәпләшмичә эшләделәр. Бик күп эш башкардылар, икенче көнне авыл урамнарындагы чүп үләннәрен чаптырдылар. Мондый уртак эш халыкны берләштерә. Шунысы кызганыч, бу авылда игелекле эшкә ышанмаучылар да бар. Алар эшләргә дә чыкмады, акчаларын да кызганды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев