Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Бер ай узды

Райпо мәйданында юлчыларның иске асфальт өслекне алганга бер ай вакыт узды. 22 июльдә генә эш башланды. Биредә иртәдән үк чын мәгънәсендә тузан бураны иде. Юлчылар һәр чокырдан чүп-чар, җир өрдерде. Аннары "авыр техника" эшкә кереште - тирәнрәк чокырларга вак таш салып, өстенә битум коелды. Төш вакытыны бөтен мәйдан кара иде....

Райпо мәйданында юлчыларның иске асфальт өслекне алганга бер ай вакыт узды.

22 июльдә генә эш башланды. Биредә иртәдән үк чын мәгънәсендә тузан бураны иде. Юлчылар һәр чокырдан чүп-чар, җир өрдерде. Аннары "авыр техника" эшкә кереште - тирәнрәк чокырларга вак таш салып, өстенә битум коелды. Төш вакытыны бөтен мәйдан кара иде.

- Ике кат асфальт салу өчен безгә өч көн вакыт кирәк,- ди "Татавтодор" ААҖ Апас филилаы мастеры Ришат Хәлилов. - көн бозылып китмәсә, атна ахырына мәйдан яңа булачак. Хәзер без юл полотносын тигезлибез, аннары битум агызабыз, соңрак тигезләүче асфальт өслек һәм өске катына тыгыз асфальт-бетон катнашмасы салабыз.

Бу көнне ук район үзәгендәге Тынычлык урамына да беренче эшчеләр килде.

- Әйе, бүген бездә иртәндән үк трактор эшли, юлны тигезли,- ди шушы урамда яшәүче Дамирә Зиннәтуллина. - Тиздән безнең урамда да асфальт өслек булыр һәм без дә проблемаларсыз йөрербез, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X