Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Балаларга саллы бүләк

Республика президент программасы буенча Куйбышев Затон штпда төзелгән яңа балалар бакчасы бинасы поселокны бизәп тора. Төрле төстәге флагчыклар һәм шарлар белән бизәлгән балаларның уен мәйданчыгыннан ишетелгән күңелле музыка узып баручыларның игътибарын җәлеп итеп тора.Затонда яшәүчеләр балалар һәм ата-аналарның шатлыгын уртаклашып бирегә җыелды. Әлеге вакыйга поселок өчен аеруча әһәмиятле. Затонлыларның шатлыгын...

Республика президент программасы буенча Куйбышев Затон штпда төзелгән яңа балалар бакчасы бинасы поселокны бизәп тора.

Төрле төстәге флагчыклар һәм шарлар белән бизәлгән балаларның уен мәйданчыгыннан ишетелгән күңелле музыка узып баручыларның игътибарын җәлеп итеп тора.Затонда яшәүчеләр балалар һәм ата-аналарның шатлыгын уртаклашып бирегә җыелды. Әлеге вакыйга поселок өчен аеруча әһәмиятле.

Затонлыларның шатлыгын бүлешергә "Бердәм Россия" БСП ТТБ секретаре Павел Лоханов, ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш эшләр министры Рафис Хәбибуллин, поселок учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре килгән иде. -Объектны вакытында һәм яхшы сыйфат белән тапшырырга тырышып көнне-төнгә ялгап эшләгән төзүчеләргә рәхмәт әйтергә кирәк,-диде Павел Николаевич. -Болар барысы да республикада, шулай ук безнең районда да уңышлы алып барылучы 30 уникаль республика президент программасы ярдәмендә мөмкин булды. Бинаның символик ачкычын балалар бакчасы мөдире Наилә Гатауллинага төзелеш фирмасы директоры урынбасары Рамил Галимов бирде. Ул билгеләп үткәнчә, файдалануга тапшырганнан соң да алар һәр объект өчен җаваплылык тоя. Ниһаять, яңа балалар бакчасының ишекләре ачылды. Теләгән һәркем эчкә үтеп, балаларның нинди шартларда тәрбияләнәчәкләрен үз күзләре белән күрде. Бүлмәләр якты һәм уңайлы. Ата-аналарга балаларын мондый бакчада калдыру да рәхәт булачак, поселокта яшәүче барлык балаларга да урыннар җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев