Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Авыл урамнарында яңа тракторлар

Быел өч авыл җирлегенә – Олы Бортас, Красновидово һәм Осинникига үз территорияләрендә төзекләндерү эшләре башкару өчен МТЗ тракторлары бирелде.

Осинники авыл җирлеге башлыгы Әхәт Сәгъдиев яңа техниканы ничек кулланулары турында сөйләде.

- Без хезмәттәшләребезгә караганда бераз бәхетлерәк – яңа тракторлы булдык, ә эшләми торган иске тракторда асылмалы җиһаз калды. Әлбәттә, ул яңа түгел, ләкин урамнарны кардан чистарту бурычын үти ала әле. Әлегә трактор рычаглары артында үзем эшлим. Узган ялларда бездә бик күп кар яуды. Шуңа күрә урамнарны шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә 5-6 сәгать чистартырга туры килде. Әлбәттә, без яңа асылмалы җиһаз алырга уйлыйбыз, акча бар, казначылык аша гариза бирдек, хәзер карарны көтәбез. Яңа елдан яңа җиһазлар сатып алып кына калмыйча, игътибарны төп эшемнән читкә юнәлтмәс өчен, урамнарны кардан чистарту буенча тракторчы белән килешү дә төзербез дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев