Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Авыл күзгә күренеп ямьләнә

– Узган ел «Газлаштыру» фонды программасы буенча чишмәдән су башнясына кадәр суүткәргеч линия суздык, - диде Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев.

– Мул сулы чишмә ярдәмендә без авыл халкын эчә торган сыйфатлы су белән тәэмин иттек. Таудан аккан су үзеннән-үзе башняга керә, ә артыгы чокырга ага. Авыл халкына бу ошамады, шуңа күрә актив ярдәмчебез һәм иганәчебез Илдар Шиһапов әлеге суны буага юнәлтергә карар итте. Шулай итеп территорияне төзекләндерү идеясе барлыкка килде.

Бүген авыл үзәгендәге буа тирәли юл төзелгән, ул кичен яктыртыла, биредә матур йортчык барлыкка килгән, анда кереп, юлчылар чишмә суы ала. Хәзерге вакытта территориядә койма төзү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев