Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Авылдагы тәртип- уртак эш

Төзекләндерү буенча административ комиссия узган кыш ахырында рейд белән Олы Кариле авылында булган иде. Ул вакытта урамнарда төзелеш материаллары өеп кагыйдә бозучылар күп ачыкланды, шулай ук ташландык техника, төзелеш чүп-чары да күзгә ташланды. Ел дәвамында комиссия бу авылда өч тапкыр булды. Яңа фактлар ачыкланды, алдагы закон бозуларның үтәлешен тикшерделәр. Шулай...

Төзекләндерү буенча административ комиссия узган кыш ахырында рейд белән Олы Кариле авылында булган иде.

Ул вакытта урамнарда төзелеш материаллары өеп кагыйдә бозучылар күп ачыкланды, шулай ук ташландык техника, төзелеш чүп-чары да күзгә ташланды. Ел дәвамында комиссия бу авылда өч тапкыр булды. Яңа фактлар ачыкланды, алдагы закон бозуларның үтәлешен тикшерделәр. Шулай ук башка авыллар да комиссия игътибарыннан читтә калмады. Нәтиҗәсе дә күзгә ташлана- комиссия членнарын авылларда таный башладылар. Күп кенә авыл урамнары күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде.

-Көрәле, Балчыклы, Олы Бортас, Олы Кариле, Иске Казиле авылларындагы хәл уңай якка үзгәрде,-ди комиссиянең җаваплы секретаре Геннадий Вахромов. - Җәй дәвамында чүп үләннәренә каршы көрәш барды. Хәзер биредә ташландык техника яки металл калдыкларын күрмәссең. Варварино, Балтач, Олы Салтык, Олы Мәрәтхуҗа урамнарында да уңай якка үзгәреш бар. Комиссиянең кисәтүләре бетерелгән, әмма яңа закон бозучылар ачыклана, димәк, биредә эшләргә кирәк әле. Красновидово һәм Антоновка урамнарында төргәкле печән, төзелеш чүп-чары, тимер калдыклары өеп кую гадәткә кергән. Җәен чүп үләннәре күзгә ташлана. Бу авылларда халык белән аңлату эшләре алып барырга кирәк. Осинникида авыл уртасында ук чүп-чар өеме барлыкка килгән. Якын-тирә йортларда яшәүчеләр тизрәк кар явуын көтә, күрәсең. Шул ук вакытта авыл кырыенда да чүп-чар өемнәре күп. - Тәмтедәге хәл аеруча аяныч,- дип сүзен дәвам итте Геннадий Иванович. - Биредә авыл җирлеге бинасы каршында ук төзекләндерелгән контейнер мәйданчыгын чүплеккә әйләндергәннәр (рәсемдә). Җыелган чүпне алып китмиләр.

Җирлек башлыгы Андрей Степанов моны халыкның "Благоустройство" ООО белән килешү төземәве нәтиҗәсендә дип аңлата. Шул вакытта сорау туа: Тәмтедә яшәүчеләр нәрсәгә өметләнә? Чираттагы чүп-чар пакетын ташлаганда үзеннән-үзе юкка чыга, дип уйлылармы? Әгәр чүп-чар чыгарылмаса, тиздән контейнер мәйданчыгы гына түгел, үзәк урам чүплеккә әвереләчәк. Бу урамда тагын бер контейнер мәйданчыгы чүп-чар белән капланган. Халык контейнерга кадәр килеп җитмичә, чүпләрен юл кырыена гына ташлап китә. Лабыш авылында узган җәйдә чокырда санкцияләнмәгән чүплек барлыкка килгән. Авылда яшәүчеләр һәм дачаларга кайтучылар чүп-чар чыгару өчен түләргә әзер, әмма аларга килешү төзергә тәкъдим итүче генә юк. Шул ук вакытта Тәмте авыл җирлеге ишек алдында 30га якын яңа чүп контейнерлары тора. Аларны урыннарга урнаштырып, чүпне вакытында чыгарып кына торырга кирәк бит. Моның өчен авылда яшәүчеләр килешүгә кул куеп, ай саен "Благоустройство" ООО эшенә түләргә тиеш.

Тәмте авылы аша үзәк трасса уза. Бу торак пункттагы тәртипне биредә яшәүчеләр генә түгел, авыл аша машинада йөрүчеләр дә күрә. Шул ук вакытта район турындагы беренче тәэсирләр нәкъ менә шушы авылдан башлана. Мәктәпне капиталь ремонтлау, яңа балалар бакчасы, спорт мәйданчыгы чүплекләр фонында югалып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев