Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Авыл урамнарында

Тәмтедә авыл урамнарында юл өслеге төзелеше тулы көченә бара. Ике километрга сузылган Беренче Май урамы һәрвакыт проблемалы иде. Юл өзеклегендә аннан йөрү үзе бер проблема булды. Хәер, аның янәшәсендәге Татарстан, Мәктәп, Совет урамнарына да акча салымы таләп ителде. - Быел авылның әлеге урамнарын төзекләндерүгә 5600 тонна вак таш салынды,- ди...

Тәмтедә авыл урамнарында юл өслеге төзелеше тулы көченә бара. Ике километрга сузылган Беренче Май урамы һәрвакыт проблемалы иде. Юл өзеклегендә аннан йөрү үзе бер проблема булды. Хәер, аның янәшәсендәге Татарстан, Мәктәп, Совет урамнарына да акча салымы таләп ителде.

- Быел авылның әлеге урамнарын төзекләндерүгә 5600 тонна вак таш салынды,- ди Тәмте авыл җирлеге баш белгече Игорь Зиновьев.- Эш июнь уртасында башланды. Грейдер белән юл полотносын тигезләдек, ком салдык, аннары вак таш җәйдек.Беренче Май урамының яртысын тигезләп тыгызладык инде. Полотно киңлеге берникадәр киңәйтелде. Урам киң һәм йөри торган өлеше өч метрга киңәйде. Хәзер Татарстан һәм Мәктәп урамнарын тигезләргәкерештек, аннары Беренче Май урамында эшне дәвам итәчәкбез. Иң ахырдан Совет урамы төзекләндереләчәк. Ул авылның төп урамына куышла

-Планда каралган кълщмне башкарып чыга аласызмы? - дип сорады МР башкарма комитет ьитщкчесе Павел Лоханов, башкарылган эшкә бәя биреп.

- Әйе, безгә тагын бер баржа вак таш кайтартылырга тиеш. Бар төзелеш материалын авыл урамнарына югалтуларсыз бүлергә тырышачакбыз. Безгә Бакча һәм Пионер урамнарына вак таш җәясе бар. Көзге яңгырлар башланганчы өлгерергә тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев