Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Авыл урамнарында

Тәмтедә авыл урамнарында юл өслеге төзелеше тулы көченә бара. Ике километрга сузылган Беренче Май урамы һәрвакыт проблемалы иде. Юл өзеклегендә аннан йөрү үзе кыенлык тудырды. Хәер, аның янәшәсендәге Татарстан, Мәктәп, Совет урамнарына да акча тоту таләп ителде. - Быел авылның әлеге урамнарын төзекләндерүгә 5600 тонна вак таш салынды,- ди Тәмте...

Тәмтедә авыл урамнарында юл өслеге төзелеше тулы көченә бара.

Ике километрга сузылган Беренче Май урамы һәрвакыт проблемалы иде. Юл өзеклегендә аннан йөрү үзе кыенлык тудырды. Хәер, аның янәшәсендәге Татарстан, Мәктәп, Совет урамнарына да акча тоту таләп ителде.

- Быел авылның әлеге урамнарын төзекләндерүгә 5600 тонна вак таш салынды,- ди Тәмте авыл җирлеге баш белгече Игорь Зиновьев.- Эш июнь уртасында башланды. Грейдер белән юл полотносын тигезләдек, ком салдык, аннары вак таш җәйдек.

Беренче Май урамының яртысын тигезләп тыгызладык инде. Полотно киңлеге берникадәр зурайды. Урам киң һәм йөри торган өлеше өч метрга киңәйде. Хәзер Татарстан һәм Мәктәп урамнарын тигезләргә керештек, аннары Беренче Май урамында эшне дәвам итәчәкбез. Иң ахырда Совет урамы төзекләндереләчәк. Ул авылның төп урамына кушыла.

-Планда каралган күләмне башкарып чыга аласызмы? - дип сорады МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов, башкарылган эшкә бәя биреп.

- Әйе, безгә тагын бер баржа вак таш кайтартылырга тиеш. Бар төзелеш материалын авыл урамнарына югалтуларсыз бүлергә тырышачакбыз. Безнең Бакча һәм Пионер урамнарына вак таш җәясе бар. Көзге яңгырлар башланганчы өлгерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X