Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Татар телендәге рубрика

Узган чор шаһитлары: кырыгынчы еллар

Вакыт алга чаба – бер чорны икенчесе алыштыра, 21 гасыр балалары кайчандыр тормышның мобиль телефоннан, компьютердан, хәтта телевизордан башка булганын күз алдына да китерә алмый.

Узган елларның тын шаһитлары – архив документлары,  компьютер клавиатурасында түгел, язу машинкасында бастырылган яки каләм белән язылган юллар безне ерак үткәнгә алып кайта.

Архив бүлеге җитәкчесе Ирина Бастрыгина районыбыз тормышы белән бәйле документларга көн саен кагыла.

Күп санлы киштәләрдә таушалган папкалар, канцелярия журналлары, газета җыентыклары – узган чор шаһитлары.

– Без еш кына туган ягыбыз тарихын гына түгел, гаиләбез тарихын да белмибез, - ди Ирина Вениаминовна. – Күп нәрсәләр югала, социаль һәм икътисади мөнәсәбәтләр тамырдан үзгәреш кичерде, ул вакыйгаларның шаһитлары арабыздан киттеләр. Ватанга мәхәббәт үз тамырларыңны барлаганнан соң гына, үз нәселеңнең тарихы, кече Ватаныңның тарихын өйрәнгәч кенә барлыкка килә. Шуңа күрә кечкенә авыллар тарихына кызыксыну уяту – безнең төп бурычыбыз. Архив фондларында районның 1930-1950 еллардагы тормышы турында мәгълүмат бар. Болар – юкка чыккан авылларның, колхоз һәм совхозларның, бетерелгән авыл советларының фондлары.

Һәм менә алдыбызда – вакытлар узу белән саргайган архив документлары, аларның битләрен ачканда, бөтенләй башка чорга эләккәндәй буласың...

 Антоновка авыл Советының «8 Март» колхозы

Алдыбызда Кама Тамагы районы “8 Март” колхозы идарәсенең 1949 елның 18 мартында язылган беркетмәсе. Көн тәртибендә каралган икенче мәсьәлә – колхоз бригадалары, звенолар тарафыннан социалистик вазифалар турында карар кабул итү. Беркетмәгә кара белән язылган берничә бит тә беркетелгән:

«8 март» колхозчыларының социалистик вазифасы. Республика киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы алдынгыларының барлык колхозчыларга, МТС һәм совхоз хезмәткәрләренә, авыл хуҗалыгы белгечләренә мөрәҗәгате буенча фикер алышкач, без, «8 Март» колхозчылары, авыл хуҗалыгы алдынгыларының, колхоз рәисләре һәм бригадирларының, колхоз терлекчеләренең, югары уңыш һәм терлекчелек өлкәсендә зур күрсәткечләргә ирешү өчен хезмәт куючы эшчеләрнең  өндәвен хуплыйбыз».

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев