Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Татар телендәге рубрика

Көз турында сынамышлар

Көз озын килсә, яз соң килер.

Кояш батканда аяз булып, төньяктан салкынча җил булса, кырау төшәр.

Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер.

Яфраклар коелырга ашыкмаса – алда зәмһәрир кыш көтә.

Көзге көн бәс тотса, аязлыкка галәмәт.

Көзнең ахырында вак кына түгәрәк-түгәрәк боз яуса, кыш суык булыр.

Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә.

Суганның кабыгы ике кат булган елны кыш җылы булыр, ә кабыгы күпкатлы булган елны кыш салкын булыр.

Чия яфраклары коелып бетми торып, кар күпме яуса да, эреп бетә.

Көз көне каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя башласалар – кыш җылы килә, ә өстән саргаеп, өстән яфрак коя башласалар – кыш салкын килә.

Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килә.

Кыр казлары көзен киткәндә түбәннән очып китсәләр, кар тиз булыр.

Көз көне кошлар түбән очса, кыш – салкын, югары очса, кыш җылы килә.

Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев