Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Татар телендәге рубрика

Кама Тамагында “Куркынычсыз тәгәрмәч-2022” үтте

Бәйгедә районның 8 мәктәбеннән яшь инспекторлар командалары катнашты. Һава торышы начар булу сәбәпле, быел аны гадәттәгечә ачык һавада түгел, ә “Акчарлак” спорт-сәламәтләндерү комплексында уздырдылар.

Район мәктәпләреннән яшь инспекторлар командаларының иң яхшылары үзара көч сынашырга һәм вакытны файдалы итеп үткәрергә җыелды. Болар – Кама Тамагының ике мәктәбе, Рудник, Сөйки, Красновидово, Иске Казиле һәм Олы Кариле мәктәпләре вәкилләре.

Югары Ослан ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Искәндәр Әхмәдиев һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Энҗе Гыйниятова,  балаларны сәламләп, аларга ярышларда уңышлар теләде.

Аннан соң 9-11 яшьлек балалар теоретик биремнәрне үтәделәр һәм велосипедта йөрү осталыкларын күрсәттеләр.

Бәйгенең теоретик өлеше юл хәрәкәте кагыйдәләренә, табиб килгәнче беренче ярдәм күрсәтүгә, тормыш иминлеге нигезләрен белүгә багышланган биремнәрне үз эченә алды. Гамәли өлештә махсус киртәләр белән җиһазландырылган мәйданчыкта катнашучыларның велосипед йөртү осталыклары бәяләнде, шул ук вакытта моңа сарыф ителгән вакыт һәм биремнәрне үтәү төгәллеге исәпкә алынды. 

Жюри һәм судьялар коллегиясе балл исәбен алып барды. Алар арасында мәктәптән тыш эшләр хезмәткәрләре, юл-патруль хезмәте инспекторлары, педагоглар бар иде.

Балалар дулкынландылар, шулай да һәркайсы үз командасын җиңүгә китерергә омтылды. Команда зачетыннан тыш, оештыручылар биремнәрне бик яхшы үтәгән катнашучыларны да билгеләп үттеләр. Беркем дә бүләксез калмады. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнарга, медальләр һәм кубокларга, шулай ук кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Катнашучыларга ярышларның иганәчесе – “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУдан шулай ук дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Бәйге йомгаклары буенча беренче урынны Кама Тамагы урта мәктәбе яулады, икенче урынга Кама Тамагы татар урта мәктәбе лаек булды, өченче урынны Сөйки урта мәктәбе алды.      

Оештыручылар велосипедта фигуралы йөрү этабында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән Рәзинә Сабирҗанованы һәм Данил Левагинны аерым билгеләп үтте.

Югары Ослан районы полиция бүлегенең әйдәүче белгече Кристина Миңнуллина, бәйгегә нәтиҗәләр ясаганнан соң, катнашкан өчен балаларга рәхмәт әйтте, биремнәрне уңышлы үтәүләре, шулай да кайбер биремнәр буенча осталыкларын арттырырга кирәклеген билгеләп үтте.

Энҗе Ирек кызы район белем бирү учреждениеләрендә полиция хезмәткәрләре белән берлектә даими рәвештә төрле акцияләр, чаралар һәм конкурслар үткәрелүе турында сөйләде. «Без мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән зур эш алып баручы, шул исәптән балаларны юлда үз-үзләрен куркынычсыз тотарга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүгә, юлларда балаларның җәрәхәт алуын кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар уздыручы Кристина Владимировнага рәхмәтлебез. Уртак эшебез көйле бара һәм теләсә нинди инициатива һәрвакыт хуплана", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X