Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Татар телендәге рубрика

Иртәгә соң булуы бар

Янгыннарның төп сәбәпләре – электр җиһазларыннан һәм мичләрдән файдаланганда, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлмәве, ут белән саксыз эш итү (еш кына – исерек хәлдә тәмәке тарту).

Чирмешән районында хуҗалар, плитәне сүндерергә онытып, гөмбәгә киткәннәр. Плитәдәге ризык янган һәм төтен чыга башлаган, йортта урнаштырылган янгын турында автоном хәбәр итә торган җайланма (АПИ) тавыш биргән, моны ишеткән күршеләр янгын сүндерүчеләрне чакыртканнар һәм янгын чыкмый калган.

Нурлат районында күп фатирлы йортта фатирына АПИ урнаштырылган өлкән яшьтәге хатын-кызны күршеләре коткарган. Сигнал авазы игътибарны җәлеп иткән, хатын-кызны фатирдан алып чыкканнар һәм янгын сүндерүчеләрне чакыртканнар.

Арча районында дүрт  кешедән торган гаилә коткарылган, чыгу юлында ялкын булу сәбәпле, балалар өйдән чыга алмый торган. АПИ сигналы, ут өйгә таралганчы, гаиләгә тәрәзә аша чыгу мөмкинлеге биргән.

Тәтештә хуҗалар өйдә булмаганда, йортлары яна башлаган, күршеләр АПИ тавышын ишеткәннәр һәм вакытында янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратканнар, өйне саклап калганнар.

Янгын чыгу һәм кешеләр янып үлү очраклары барысы да диярлек торак йортларда була.

Йортларга янгын турында автоном хәбәр итү җайланмасы урнаштыру бәхетсезлек очракларыннан һәм торакны янгыннан саклап кала. Хәзерге вакытта бу җайланма янгынны иртә ачыклау буенча иң нәтиҗәле ысулларның берсе. Датчикның төп максаты – кешеләргә янгын турында хәбәр итү. Димәк, ул зур мәйданга таралганчы, өйдән чыгарга, хәтта мөстәкыйль рәвештә ялкынны сүндерергә мөмкин дигән сүз.

Янгын күзәтчелеге инспекторлары һәр гаиләгә үз йортларына гына түгел, дача йортларына да төтенгә сизгер җайланманы урнаштырырга киңәш итә.

Төтен эчендә булган кисәкчәләр җайланмага йогынты ясый һәм тавыш бирә башлый. Өстәвенә, бу тавыш шулкадәр көчле ки, хәтта  йокысы тирән кешене дә уятырга сәләтле.

Приборлар автоном режимда бер елга җитәрлек батарея белән эшли. Батареяны алыштыру кирәк булса, прибор бу турыда сезгә бер янып, бер сүнеп торган күрсәткеч һәм кыска сигналлар аша хәбәр итәчәк.

Детекторны сатып алыр алдыннан аның эшләвен тикшерегез. Һәм исегездә тотыгыз: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре автоном янгын хәбәр итә торган приборларны сату һәм аларны урнаштыру белән шөгыльләнми. Әгәр форма кигән кешеләр килеп, җайланманы югары бәядән сатып алырга тәкъдим итәләр икән, полициягә шалтыратыгыз.

Җайланманы торак бинада төтен чыгу ихтималы булган, әмма җылыту приборларыннан һәм кояш нурларыннан ерак булган урынга урнаштырыла.

Түшәмгә яки түшәмнән 10-15 сантиметр биеклектә стенага монтажлау планкасын беркетегез. Батареяны җайланмага урнаштырыгыз, датчикны тоташтыргычка беркетегез. АПИ уртача 10 елга исәпләнгән, төгәл датаны техпаспорттан карагыз.

Туганнарыгызны һәм якыннарыгызны кайгыртыгыз – аларга бүләк итеп, янгын турында хәбәр итә торган җайланмалар урнаштырыгыз.

АПИ урнаштыруны кичектермәгез, иртәгә соң булырга мөмкин.

Роман Горбунов,

МОНД өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев