Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Татар телендәге рубрика

Янгынны кисәтү һәм ачыклау өчен нәтиҗәле чара

Төтен турында автоном хәбәр итә торган җайланма (АДПИ) яну продуктларының һавадагы билгеле бер концетрациясенә сизгер.

Бүгенге көндә бу җайланмалар кешеләрнең янгыннарда үлемен кисәтү өчен иң нәтиҗәле чараларның берсе, чөнки алар янгынның башлангыч этабында төтенне сизәләр һәм янгын куркынычы турында вакытында кисәтә алалар. Детектор тавышының көче һәм ешлыгы хәтта каты йоклаган кешене дә уята ала. Мондый приборны торак бинага урнаштырып, сез милкегезне генә түгел, гомерегезне дә саклап калырсыз.

Түбәгә һәм стеналарга АДПИ урнаштыру махсус янгын сигнализациясе линияләрен салуны һәм өстәмә җиһаз куллануны таләп итми. Елына кимендә бер тапкыр батарейкаларны алыштырырга һәм оптик-электрон датчиклы камераны вакыт-вакыт тузан суырткыч белән өрдерергә кирәк.

Бүгенге көндә районда социаль яклау хезмәткәрләре белән берлектә күп балалы гаиләләр, инвалид балалар, имин булмаган гаиләләр, инвалидлар һәм өлкәннәр яши торган йортларга АДПИ кую эше алып барыла. 2022 елда 80 гаиләгә, өлкән кешеләрнең һәм инвалидларның йортларына 206 хәбәр иткеч җайланма урнаштырылган. Районда барлыгы 475 кешенең йортына 1140 АДПИ куелган.

Фәнис Камалетдинов, МОНД тикшерүчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев