Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Татар телендәге рубрика

"Балык-Булсын!” акциясе узды

Ел саен "Балык-Булсын!” акциясендә район мәктәпләре укучылары катнаша. Мондый чара Тәмте янында Иделдә, шулай ук кечкенә елгалар тамагында узды.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты унынчы ел рәттән шундый табигать саклау чаралары комплексын үткәрә. Акция кысаларында, ведомство хезмәткәрләре абориген балык төрләре популяциясен арттыру өчен ясалма уылдык чәчү оялары куялар.

Мондый чара 14 май көнне Карамалка елгасында узды. Дәүләт йөкләмәсен үтәү кысаларында акцияне оештыручылар «Главрыбвод» федераль дәүләт учреждениесенең Кама-Идел филиалы булды. Чарада шулай ук ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Кама Тамагы районы бүлеге  хезмәткәрләре, Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары катнашты.

Укытучылар җитәкчелегендә алты өлкән сыйныф укучысы инспекторларга ясалма уылдык чәчү урыннары ясарга һәм урнаштырырга ярдәм итте. Антон Митрошин, Иван Лобашов, Рамил Хәбибуллин, Искәндәр Кәлимуллин, Артур Зиннуров һәм Илья Афонин мондый акциядә беренче тапкыр катнаштылар. Балалар, укытучылар Фәрит Равилов һәм Булат Ибраһимов белән бергә, чыршы ботакларын әзерләделәр һәм алардан зур себеркеләр бәйләделәр.

- Бу себеркеләрне без гирляндага бәйлибез, аның очына йөк тагабыз, - ди инспектор Раил Минизянов. - Уылдык чәчү вакытында уылдыклар ылыска утырсын өчен сай, су тизрәк җылынган җирдә, балык уылдык чәчү урыннарында бу гирляндаларны таратабыз. Бу аңа өске җылы су катламында калырга мөмкинлек бирәчәк.

Аннан соң дәүләт инспекторы Рамил Сафин ярдәмчесе Рамил Мифтахов белән бергә беренче уылдык чәчү урыны булдырдылар.

- Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсе тотрыклы түгел, - ди Рамил Сафин. - Бу сулыкта тасмалы типтагы уылдык чәчү урыннарын урнаштырабыз. Бу төр бик уңайлы, әгәр су дәрәҗәсе кими икән, ул су белән бергә төшә, үзгәрүчән гидрологик режимда балык уылдыгын саклап кала. Алар үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Без аларны берничә ел дәвамында чыгарабыз. Быелгы яз шактый салкын, балык уылдык чәчәргә ашыкмый. Гадәттә, шомырт чәчәк аткан вакытта корбан балыгы уылдык чәчә. Һава торышы яхшырыр һәм безнең эш яхшы нәтиҗәләр бирер дип өметләнәбез.

Ул көнне якынча 200 метр ясалма уылдык чәчү урнаштырылды. Бу яшь балыкларның санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “коткарылган" кечкенә балыклар  ясалма оялар ярдәмендә үлмәс һәм соңыннан үзләре нәсел бирер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев