Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Татар телендәге рубрика

Аварияләрнең иң күбесе август-сентябрь айларына туры килә

Юл хәрәкәте иминлеге буенча республика комиссиясе вәкилләре катнашында район комиссиясе утырышы булды.

Аңа кадәр республика комиссиясе белгечләре, торак пунктлар юлларында хәрәкәт иминлеге таләпләренең үтәлешен тикшереп, районны әйләнеп чыктылар. Нәтиҗәдә юлдагы тамгаларның юл билгеләренә туры килмәве, юл билгеләренең булмавы яки тузганлыгы һәм башкалар ачыкланды.

Киңәшмәдә катнашучыларга райондагы оператив хәл турында ЮХИДИның Югары Ослан полиция бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Калмыков хәбәр итте. Аерым алганда, ул юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәпләрен атады. Болар – каршы як полосага чыгу, машиналарның билгеләнмәгән урыннардан күчеп узуы, җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементларның булмавы. Шулай ук Павел Александрович ЮХИДИ эшчәнлеге, үткәрелгән һәм планлаштырылган чаралар, булган юл-транспорт һәлакәтләре турындагы тулырак мәгълүмат оператив рәвештә Телеграмм-каналда урнаштырылуы хакында искә төшереп узды.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Пономарев әйткәнчә, җәен районда күп санда кунаклар һәм туристлар булу сәбәпле, статистика буенча юл-транспорт һәлакәтләре саны да арта.

- Димәк, халык белән кисәтү эшләре уздыруны көчәйтергә, авария хәлендәге участокларны өстәмә рәвештә билгеләргә һәм райондагы юлларның торышын күзәтергә кирәк.

Балалар һәм яшүсмерләр белән уздырылган кисәтү эшләре турында ЮХИДИ фонды белгече Кристина Миңнуллина сөйләде. Ул мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында юлларда имин йөрү буенча уздырылган чараларны санап чыкты.

- Рудник урта мәктәбенә һәм «Салават күпере» балалар бакчасына юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү өчен интерактив җиһазлар комплекты тапшырылды. Ике комплект та даими кулланыла, педагоглар аны үз эшләрендә актив файдалана.

Алексей Валерьевич, авариялелеккә һәм әти-әниләр белән эшләүгә басым ясап, хезмәт коллективларында кисәтү эшен көчәйтергә тәкъдим итте.

Район юлларында төзелеш һәм ремонт эшләре барышы турында юл идарәсе җитәкчесе Рамил Ганниятуллин сөйләде. Ул быел юл билгеләренең тукшырылуга чыдам пластик буяу белән ясалганлыгы турында әйтте.

- Җәй башында гына да район үзәгендә 46 юл билгесе куелды. Хәзерге вакытта Карл Маркс урамында Южная Околицага таба борылышта светофор урнаштыру буенча эшләр алып барыла. Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия күрсәтмәсе буенча билгеләнгән барлык билгеләр 30 августка кадәр урнаштырылачак.

Рәмил Харис улы шулай ук предприятиенең кышкы чорга әзерлеге турында сөйләде.

АТП директоры Радик Хәмидуллин юлларның сыйфатына кагылышлы сорау бирде.

 - Олы Салтыкка, Яңа Салага һәм Шәпкәгә кадәрге юллар бик начар хәлдә, ул юллар буйлап мәктәп автобуслары йөри, без көн саен бу җимерек юллардан балаларны йөртәбез. Бу мәсьәләне мин беренче тапкыр гына күтәрмим, ләкин әлегә кадәр бернәрсә дә эшләнмәде.

- Олы Салтыкка кадәрге юлга «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ ремонт ясады, - дип җавап бирде Рамил Гыйниятуллин. - Көзгә кадәр без бу юлның 1,2 километрын карталар белән ябачакбыз. Казан һәм Апас юнәлешләре арасындагы юлны ремонтлау дүртенче ел бара. Бу 12 километр озынлыктагы күчеп йөрүче объект. 2021 елда аның дүрттән бер өлешенә ремонт ясалды, 2022 елда – 1,6 км. Быел ремонт финанслау булмау сәбәпле туктатылды.

- Көзгә әлеге юлны норматив хәлгә китерү өчен без бар көчебезне куячакбыз, - дип вәгъдә итте «Главтатдортранс» дәүләт корпорациясенең баш белгече Дмитрий Толпекин. - Һәрхәлдә юлларга вак таш түшәләчәк.

- Шулай ук территорияләрендә автобус павильоны булган җирлек башлыкларына сорау, - дип билгеләп үтте Радик Хәмидуллин. - Аларның күбесе авария хәлендә һәм ашыгыч ремонт таләп итә.

Алексей Валерьевич билгеләп үткәнчә, мәктәп автобусы маршрутлары үтә торган барлык юллар 30 августка норматив хәлгә китерелергә тиеш.

- Мәктәп маршрутында юл-транспорт һәлакәтенә юл куярга ярамый. Барлык маршрутларны комиссия белән әйләнеп чыгарга һәм кайда ремонт кирәклеген ачыкларга кирәк. Сезнең районда М-12 трассасы эшли башлагач, туристлар саны арту сәбәпле, транспорт агымы да берничә тапкыр күбәячәк, димәк, авариялелек тә артачак. Моңа әзер булып торырга кирәк.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Энҗе Гыйниятова үзенең чыгышында мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә профилактика эше, юл хәрәкәте иминлеге фонды белән тыгыз хезмәттәшлек итү, ата-аналар белән эшләү һәм профилактиканың төрле ысуллары һәм формалары турында сөйләде.

Алексей Валерьевич үзенең чыгышында 2022 һәм 2023 ел башы өчен республика һәм район буенча юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырды. Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, безнең районда юл-транспорт һәлакәтләренең иң югары ноктасы август-сентябрь айларына туры килә. Юл-транспорт һәлакәтләре ешрак торак пунктлардан читтә була. Аеруча куркыныч участоклар – Кама Тамагы- Казан һәм Кама Тамагы-Тәтеш трассалары. 

- Үз эшебездә без Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм алар китергән күңелсез нәтиҗәләрне киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында»гы 159 номерлы карарына таянырга тиешбез. Анда кемнең нәрсәне һәм нинди срокларда эшләргә тиешлеге төгәл күрсәтелгән.

Районда юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча ясалган хаталарны тикшергәндә, шуны билгеләп үтәм: сездә бары тик бер генә ЮХИДИ хезмәткәре бар, ул барлык объектларны да колачлый алмый. Шуңа күрә мәгариф хезмәткәрләре мәктәпләр һәм балалар бакчалары тирәсендәге вәзгыятьне, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү схемаларын үтәүне – билгеләр булуны һәм башкаларны күзәтеп торырга тиеш. Тагын бер кат кабатлыйм, без мәктәп маршрутында юл-транспорт һәлакәтенә юл куймаска тиешбез.

Югары Ослан ЮХИДИның Телеграм-каналына барлыгы 485 кеше язылган, биредә машина йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә мөһим оператив мәгълүмат урнаштырыла. Шуңа күрә мәгълүматны күбрәк кешеләргә җиткерү өчен, язылучылар санын арттырырга кирәк.

Тикшерү нәтиҗәләре соңрак игълан ителәчәк, әмма кайбер җитешсезлекләр киңәшмәгә кадәр үк бетерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев