Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт корпоративы

Күптән түгел "Акчарлак" спорт базасында "Фоника Гипс" ОООның I спартакиадасы булды. Предприятиедә һәр цехтан берәр команда җыеп, 5 команда оештырылган иде. Коры төзелеш катнашмасы цехы, гипс картон табаклары җитештерү цехы, рудник, инженер-техник һәм ярдәмче хзмәтләр хезмәткәрләре спортның биш төрендә: чаңгы эстафетасы, волейбол, өстәл теннисы, шашка һәм йөзүдә көч сынашты. Чаңгы...

Күптән түгел "Акчарлак" спорт базасында "Фоника Гипс" ОООның I спартакиадасы булды. Предприятиедә һәр цехтан берәр команда җыеп, 5 команда оештырылган иде.

Коры төзелеш катнашмасы цехы, гипс картон табаклары җитештерү цехы, рудник, инженер-техник һәм ярдәмче хзмәтләр хезмәткәрләре спортның биш төрендә: чаңгы эстафетасы, волейбол, өстәл теннисы, шашка һәм йөзүдә көч сынашты. Чаңгы эстафетасында һәр командадан 5әр кеше (1 хатын-кыз һәм 4 ир-егет) катнашты. Анда коры катнашмалар цехы командасы 1 урынны алды, 2 урында - рудник командасы, 3 урын - ИТР. Әлеге командалар спортның иң тамашалы төре - волейболда да пьедесталга менде. Өстәл теннисында гипс табаклары җитештерү цехы командасы иң яхшысы булды. Шашкада 1 урынны ИТР командасы яулады. Йөзү буенча йомгаклар ярышлары комплексның бассейнында үткәрелде. Биредә беренче урынны коры катнашмалар цехы алды. Гомуми команда урыны спортның барлык төрләре буенча аеруча күп очко белән билгеләнде. Нәтиҗәдә беренче урын коры катнашмалар цехына бирелде, икенче урында - ИТР, өченче урын- рудник. Әлеге командалар кубоклар, медальләр һәм предприятие грамоталары белән бүләкләнде.

Ярышларда катнашучылардан тыш 200гә якын җанатар да бар иде. Спартакиада бик ошады, һәркем уңай тәэсирләр алды. Агымдагы ел җәендә предприятие хезмәткәрләрен генә түгел, аларның гаиләләрен дә җәлеп итеп, җәйге спартакиада уздырырга уйлыйбыз. Мондый чара матур гадәткә кереп, даими үткәрелер, дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев