Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сәламәт яшәү рәвеше

12 сентябрь, шимбә көнне, балалар-яшьләр спорт мәктәбе кунаклар каршы алды. Ачык ишекләр көненә Кама Тамагы, Куйбышев Затон, Тенеш штпдан балалары белән 50гә якын ата-ана килгән иде. ДЮСШ директоры Александр Кочетков тренерларны тәкъдим итте һәм укучылар шөгыльләнергә мөмкин булган спорт төрләрен атады. Ата-аналарга тулы мәгълүматлар язылган буклетлар тараттылар, баланы спорт секциясенә...

12 сентябрь, шимбә көнне, балалар-яшьләр спорт мәктәбе кунаклар каршы алды.

Ачык ишекләр көненә Кама Тамагы, Куйбышев Затон, Тенеш штпдан балалары белән 50гә якын ата-ана килгән иде. ДЮСШ директоры Александр Кочетков тренерларны тәкъдим итте һәм укучылар шөгыльләнергә мөмкин булган спорт төрләрен атады. Ата-аналарга тулы мәгълүматлар язылган буклетлар тараттылар, баланы спорт секциясенә урнаштырганда мәктәпкә бирелергә тиешле документлар исемлеге, гариза бланклары алдылар. Тренерлар бадминтон һәм туризм секцияләре спортчыларның күрсәтмә чыгышларын тәкъдим итте. Аерым алганда бу көнне мәктәпкә кечкенә сыйныф укучылары һәм хәтта балалар бакчасына йөрүчеләрнең ата-аналары килгән иде. Димәк, районда спорт белән шөгыльләнүчеләр арта, ә безнең спортчыларның уңышлары яшьләрне яңа җиңүләргә канатландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев