8 августта, айның икенче шимбәсендә, бөтен ил Физкультурачылар көнен билгеләп үтәчәк.
Республикада бу бәйрәм спортка һәм физик культурага чын мәдхия булачак. Барлык районнарда да кызыклы спорт чаралары узачак. Әлмәттәге уик-энд чаралары аеруча бай, анда футбол, стритбол һәм теннис буенча өч зур спорт фестивале узачак. Арчада көн чемпион белән зарядкадан башланачак, аны Халыкара класслы спорт мастеры үткәрәчәк. Лениногорск кросс-триатлон һәм көлү йогасында катнашырга чакыра.
Безнең районда бу көн «Акчарлак» спорт комплексында башланачак, анда волейбол турниры узачак, иң актив спортчылар һәм җанатарлар, тәҗрибәле тренерлар һәм физкультура укытучылары бүләкләнәчәк.
Шул ук мәйданда бадминтон буенча ачык турнир узачак, анда Саба, Түбән Кама, Тәтеш, Югары Ослан, Буа һәм безнең районнар командалары катнашырга ниятли.
Нет комментариев