Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Иң яхшылар билгеләнде

Район оешмалары һәм предприятие коллективлары арасында VII спартакиадага йомгаклар ясалды. Ел дәвамында үткәрелгән ярышларның алты төре йомгаклары: чаңгы эстафетасы, волейбол, җиңел атлетика, мини-футбол, бильярд, йөзү буенча беренче урында муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты-Кама Тамагы штп МСУ-"Бердәм Россия" җирле бүлекчәсе-җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җыелма командасы 480 очко җыеп беренче...

Район оешмалары һәм предприятие коллективлары арасында VII спартакиадага йомгаклар ясалды.
Ел дәвамында үткәрелгән ярышларның алты төре йомгаклары: чаңгы эстафетасы, волейбол, җиңел атлетика, мини-футбол, бильярд, йөзү буенча беренче урында муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты-Кама Тамагы штп МСУ-"Бердәм Россия" җирле бүлекчәсе-җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җыелма командасы 480 очко җыеп беренче урынны яулады. Икенче урында муниципаль район башкарма комитетының мәгариф бүлеге- мәктәптән тыш эшләр үзәге-балалар бакчалары-үзәкләшкән бухгалтерия-Кама Тамагы урта мәктәбенең җыелма командасы 420 очко җыйды. Затон урта мәктәбе-"Родничок" балалар бакчасы- ПУ-86 (Затон)- кадет мәктәбе- МПП ЖКХ- ЧЦК (Затон)-дәваханә (Затон)-Куйбышев Затон штп МСУ җыелма командалары 415 очко белән беренче өчлекне йомгаклый.
Призлы урын яулаучылардан 390 очко җыеп азга гына калышкан УСЗН-пенсия фонды идарәсе- КЦСОН- "Богородский рай" - Кама Тамагы татар урта мәктәбе җыелма командасын да билгеләп үтми мөмкин түгел.
Җыелма командаларның составларын үзгәртү буенча оештыручыларга теләк бар һәм шуны да әйтәсе килә: бик күп хезмәткәрләр штаты булган оешмаларның да командалары үзләренең ярышларын һәр төргә дә җибәрә алмады.
Җиңүчеләрне һәм спартакиада да катнашучы барлык 16 команданы тәбрик итәбез һәм яңа елда спорт белән шөгыльләнүдә яңа үрләр яулавын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев