Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

ГТО нормалары

20 сентябрьдә ТР мәгариф учреждениеләрендә 20014-2015 уку елына "Готов к труду и обороне" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын этаплап кертү эше планы нигезендә ГТО нормаларын тапшыру башланды. Укучыларга түбәндәге нормаларны тапшырырга кирәк булачак: бормалы йөгерү 3х10м, 30, 60 ,100 метрга, 1; 1,5; 2; 3 кмга йөгерү, катнаш хәрәкәт, урыннан ике аягын белән...

20 сентябрьдә ТР мәгариф учреждениеләрендә 20014-2015 уку елына "Готов к труду и обороне" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын этаплап кертү эше планы нигезендә ГТО нормаларын тапшыру башланды.

Укучыларга түбәндәге нормаларны тапшырырга кирәк булачак: бормалы йөгерү 3х10м, 30, 60 ,100 метрга, 1; 1,5; 2; 3 кмга йөгерү, катнаш хәрәкәт, урыннан ике аягын белән дә этәрелеп озынлыкка сикерү, йөгереп килеп озынлыкка сикерү, аркылы борыста тартылу, биек борыстан тартылу гер этәрү, идән яткан килеш кулдан этәрелү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, идәндә яки гимнастика эскәмиясендә0 туры аякны турайтып баскан килеш алга бөгелү, теннис тубын цельгә ыргыту, спорт снарядын ераклыкка ыргыту, 10 ,15 ,25, 50 метрга йөзү, чаңгыларда 1, 2, 3 , 5 км.га узышу, 1, 2, 3, 5 км.га кросс йөгерү, пневматик винтовкадан яки электрон коралда ату, туристлык күнемәләрен тикшерүгә туристлык поход. 27 сентябрьдә Кама Тамагы урта мәктәбе стадионында спортныд йөгерү төрләре буенчаГТО нормативлары тапшырылды. Нормативны тапшыруда физик культура буенча сәламәтлекнең төп төркеменә керүчеләр - 3-11 сыйныфлар катнашты. Нормативны барлыгы 350 укучы тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев