Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Грант бәйгесендә җиңүчеләр спорт фестивале уздырды

24 сентябрь көнне куйбышев Затонында волейбол буенча «Za Волейбол» фестивале булды.

Фестиваль “Zатон” командасы уңышлы катнашкан “Кече мәдәни мозаика” проектлар бәйгесен гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә оештырылды.

Планлаштырылганча, ул ике этапта узды: сәгать 12.00 дә мастер-класс күрсәтелде, 14.00 дә ярышлар старт алды.

Затон урта мәктәбендә волейбол буенча спорт мастеры Виталий Антонов турнирда катнашучы командаларга һәм мәктәп укучыларына мастер-класс күрсәтте. Ул аларга тупны ничек кабул итәргә һәм ничек тапшырырга кирәген аңлатты, шулай ук өйрәтү уены үткәрде.

Соңрак Советлар Союзы Герое М.А.Чирков исемендәге кадет мәктәбе базасында волейбол буенча хатын-кызлар турниры булды, ул сәгать18.00 гә катнашучыларны тантаналы бүләкләү белән тәмамланды.

Ярышларда безнең районнан барлыгы 7 команда катнашты, болар – “Үзәк район хастаханәсе”, «Zaton», “Рудник мәктәбе”, «Торпедочки», «Кирельск», «Татар мәктәбе», «Лайт» командалары.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: «Zaton» командасы беренче урынны яулады, Рудник мәктәбе икенче, Кирельский мәктәбе өченче урынны алды.

Призерларга кубоклар, медальләр һәм дипломнар, шулай ук кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 1 урын алган команда тез саклагычлар, 2 урын яулаучылар –  волейбол ятьмәсе, 3 урынга чыгучылар туп белән бүләкләнде. Калган командаларга катнашкан өчен дипломнар һәм татлы бүләкләр бирелде.

«Zaton» командасыннан Татьяна Шулаева чарадан алган тәэсирләре  белән уртаклашты. «Әлбәттә, барысы да бик ошады. Мастер-класс безнең генә түгел, балаларның да күңелендә калыр дип өметләнәм. Кайбер катнашучыларның әле бик яшь булуына карамастан, командаларның волейбол белән шөгыльләнүе күренеп тора, алар көчле көндәшләр! Кирельский, Кама Тамагы, Тенеш командалары матур уеннары белән куандырды. Затон һәм Кама Тамагы мәктәпләреннән яңа командаларны күрү күңелле булды. «Za Волейбол»  фестивале оештырылуга без бик шат, монда барлык командаларның, хөкемдарларның һәм спортның әлеге төренә битараф булмаганнарның  да өлеше бар».

Рудник мәктәбе директоры Гөлүсә Хәсәнова командалар белән күнекмәләрне спорт мәктәбе тренеры Владимир Комаров  үткәрүе турында әйтте, ә кызлар шөгыльләргә бик теләп йөриләр, аларга волейбол бик ошый. “Безнең волейболчы кызларыбызның яше – 13 тән 17 гә кадәр, әмма алар зурлар белән беррәттән уйный. Мин алар өчен бик шат, иманым камил, киләчәктә әле аларны зур җиңүләр көтә. Әлбәттә, команданың уңышларында һәм казанышларында тренерыбызның өлеше зур!” - дип билгеләп үтте Гөлүсә Илсур кызы.

Алексей Гончаров Кама Тамагында һәм Куйбышев Затонында кызлардан торган ике волейбол командасын (нигездә, алар 8-10 сыйныф укучылары) әзерли, «Торпедочки» җыелма командасы ярышларда катнашты. «Бу алар катнашкан беренче ярыш һәм, әлбәттә, волейболчы кызлар өчен бу файдалы тәҗрибә. Алар, ике атна әзерләнгәннән соң, бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсен рухландырып, беренче тапкыр ярышта катнаштылар. Безнең команда иң татуы, җиңүләр алда әле!», - ди ул.

«Фестивальне актив рәвештә хуплауларына бик шатмын, ярышларда 7 команда катнашты. Сәламәт яшәү рәвеше өчен чыгыш ясаучы яшьләрнең спорт белән шөгыльләнүе сөендерә! Барлык катнашучылар да вакытны яхшы үткәрде, уңай хис-кичерешләр алдылар», - диде әлеге чараны оештыручы буларак чыгыш ясаган Ирина Хахалева.

Чарада катнашучылар фестивальне үткәрүдә булышлык күрсәтүләре өчен кадет һәм Затон мәктәпләре җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев