Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Дүртлегә башкардылар

«Бәясе 4ле» - Биектау районының «Байтик» («Крутушка» санаторийсе) лагеры базасында 4-8 сентябрьдә үткәрелгән спорт фестивалендә ТР ФСО рәисе Фәрит Сафиуллин район инвалидлар командасын әнә шулай бәяләде. 7 кешедән торган команда дүрт көн дәвамында спортның 9 төрендә көч сынашты. Төгәлрәге кул көрәше, аркылы борыста тартылу, колясканы фигуралы йөртү, дартс, идәннән этәрелү,...

«Бәясе 4ле» - Биектау районының «Байтик» («Крутушка» санаторийсе) лагеры базасында 4-8 сентябрьдә үткәрелгән спорт фестивалендә ТР ФСО рәисе Фәрит Сафиуллин район инвалидлар командасын әнә шулай бәяләде.
7 кешедән торган команда дүрт көн дәвамында спортның 9 төрендә көч сынашты. Төгәлрәге кул көрәше, аркылы борыста тартылу, колясканы фигуралы йөртү, дартс, идәннән этәрелү, бочче, өстәл теннисы һәм яткан килеш этәрүдә (штанга). Спортчыларыбыздан Светлана Никаншина иң яхшы күрсәткечкә иреште - кул көрәшендә «алтын». Ул янәдән күпләрне үзенең физик мөмкинлекләре белән шаккатырды, дартста «көмеш» яулады. безнең командада дартста тагын бер «алтын» Александра кукинада. Динар Мифтахов ядрә ыргытуда беренче урынны алды. Гомуми команда зачетында 17 авыл районнары арасында безнең команда 8 урынны яулады (чагыштыру өчен: 2012 елдан 26 команда арасында 16 урын). Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны фестивальдә уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз, аларга сәламәтлек, бәхет һәм яңадан-яңа спорт казанышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев