Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Депутат призына

23 февральдә Кама Тамагы районы Олы Салтык урта мәктәбе базасында укучылар арасында Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына хоккей турниры үтәчәк. Депутат призына үткәрелә торган хоккей турниры исә районның матур спорт традициясенә әверелергә өлгерде инде. Быел ярыш тугызынчы тапкыр үткәрелә. Анда алты мәктәп командасы көч сынашыр дип көтелә. Ярышлар...

23 февральдә Кама Тамагы районы Олы Салтык урта мәктәбе базасында укучылар арасында Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына хоккей турниры үтәчәк.
Депутат призына үткәрелә торган хоккей турниры исә районның матур спорт традициясенә әверелергә өлгерде инде. Быел ярыш тугызынчы тапкыр үткәрелә. Анда алты мәктәп командасы көч сынашыр дип көтелә. Ярышлар бик кызу булырга охшап тора, чөнки яшь хоккейчылар аңа ел буе тырышып әзерләнә.
Турнирда катнашкан һәр команда депутат исеменнән бүләкләр алачак. Хоккей турнирының төп Кубогы исә җиңүче командага эләгәчәк. Шулай ук ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы капкачы, иң яхшы һөҗүмче һәм сакчы билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев