Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бәйрәм хөрмәтенә

Традиция буенча кадет мәктәп-интернаты мәктәп стендларында Ватанны саклаучылар көненә багышлап күчмә кубокка спортның кулланма төрләре буенча ярышлар үткәрә. 19 февральдә спорт залына дүрт команда: кадет мәктәбе, Затон урта мәктәбе (егетләр һәм кызлар командалары), ПУ-72 командалары җыелган иде. Аркылы борыста тартылуда, идәннән этәрелүдә, АК-74не сүтеп җыюда, гер күтәрүдә, кул көрәшендә, противогаз...

Традиция буенча кадет мәктәп-интернаты мәктәп стендларында Ватанны саклаучылар көненә багышлап күчмә кубокка спортның кулланма төрләре буенча ярышлар үткәрә.

19 февральдә спорт залына дүрт команда: кадет мәктәбе, Затон урта мәктәбе (егетләр һәм кызлар командалары), ПУ-72 командалары җыелган иде. Аркылы борыста тартылуда, идәннән этәрелүдә, АК-74не сүтеп җыюда, гер күтәрүдә, кул көрәшендә, противогаз киюдә, аркан тартышуда, хәрбиләштерелгән эстафетада көч сынаштылар. Залда җанатарлар авазы тынып тормады. Менә беренче нәтиҗә: кул көрәшендә I урында 11 сыйныф укучысы Иван Ванюхин, II урында 11 сыйныф укучысы Раил Сәйфуллин, идәннән 100 тапкыр этәрелеп Владислав кузнецов беренчелекне алды, автоматны сүтеп җыюда Александр Хворостьевка тиңнәр булмады, гер күтәрүдә Булат Хәсәнов җиңде, икенче урында Раил Сәйфуллин, аркылы борыста тартылуда Николай Тимофеев иң көчлесе дип табылды. Бүләкләү вакытынңда хәл киеренке булды, аны һәркем дулкынланып көтте. Ниһаять, жюри җиңүчеләрне атады: I урында (гомумкоманда) кадет мәктәп-интернаты. Икенче ел кубок кадет мәктәбендә кала. Икенче урында - ПУ-72, өченче урында - Затон урта мөктөбе командасы.

Куйбышев исемендөге РБФ ЯАҖ директоры Наил Вазыйховка спорт бәйрәм оештыруда иганәчелек, укучыларга актив катнашулары һәм җиңүгә омтылышлары өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев