Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Үз ВИЧ-статусыңны бел

Быел районда ВИЧ инфекцияле ике кеше үлгән.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре мәгълүмати-профилактик чаралар уздырды.

Бу көн алдыннан район мәктәпләрендә район үзәк хастаханәсенең профилактика кабинеты шәфкать туташы Лилия Әминова өлкән сыйныф укучылары белән очрашты. Ул «ВИЧ нәрсә ул? Таралу юллары һәм профилактика чаралары» дигән темага лекцияләр үткәрде.

Лилия Әминова билгеләп үткәнчә: «Яшьләр бу куркыныч инфекциядән ничек сакланырга кирәген белсеннәр өчен, профилактика эшен мәктәптән үк башларга кирәк. Шуны да искәртәсем килә, диагнозны вакытында ачыклаган һәм дәваланган очракта, кешеләр күп еллар буе тулы канлы тормыш белән яши ала. Шуңа күрә кан тапшырырга һәм ВИЧ статусын белергә кирәк. Моны шулай ук диспансеризация үткәндә дә эшләргә мөмкин. Мәктәпләрдәге очрашулар белән генә чикләнмибез. Якын арада районның хезмәт коллективларында да очрашулар узачак, анда без әлеге тема буенча лекцияләр укыячакбыз. Бу яшькә карамый, һәркемгә кагылырга мөмкин”.

Бүген районда төп таралу юлы – җенси юл аша, әмма юл-транспорт һәлакәтләре вакытында, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәткәндә, колак тишкәндә медицина коралларында калган зарарланган кан аша, татуировкалар төшергәндә, кырыну пәкесен уртак кулланганда йогарга мөмкин.

Әйтергә кирәк, ВИЧ инфекциясе булганда, иммунитет акрынлап зәгыйфьләнә бара. Кеше күп еллар дәвамында үзен яхшы хис итә, хәтта инфекцияләнгән булуын белмәскә дә мөмкин, әмма вирус вакыт узу белән иммун системасы күзәнәкләрен җимерә. Аларның саны критик дәрәҗәгә җиткәч, иммунитеты сәламәт кеше бирешмәгән авыруларга ВИЧ инфекцияле каршы тора алмый. СПИД диагнозы, гадәттә, ВИЧ йокканнан соң берничә ел узгач, кешедә бер яки аннан да күп җитди авыру үсеш алган вакытта куела.

Мәсәлән, ВИЧ-инфекциянең башлангыч стадияләрендә авыз куышлыгы һәм ашказаны-эчәк тракты кандидозы, тән температурасының озак вакытка күтәрелүе, төнлә тирләү, эч китү, ябыгу, кискен респиратор инфекцияләр белән еш авыру, лишай (герпес) һәм башкалар күзәтелә. Шуңа күрә табиблар вакыт-вакыт кан биреп, тикшеренергә чакыра.

Районда 2022 елның 1 декабренә диспансер исәбендә 45 кеше тора. Шуларның 19ы - хатын-кызлар һәм 26сы - ир-атлар. Яшь буенча 20-29 яшь диапазонында - 1, 30-39 яшьтә-16, 40-49 яшьтә - 20, 50-54 яшьтә - 5 кеше исәптә тора. Йөкле хатын-кызлар арасында  ВИЧ инфекциялеләр юк. Быел ВИЧ инфекцияле 2 кеше үлгән, 40-45 яшьтәге ир-ат һәм хатын-кыз. Бу мәгълүматлар уйланырга мәҗбүр итә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев