Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Үз хокукыгызны якларга курыкмагыз

Авыру дәвалану сыйфатыннан канәгать булмаса, кайда мөрәҗәгать итәргә? Бу сорауга Буада «Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминләве төбәк фонды» дәүләт учреждениесе филиалы директоры Илсур Гарипов җавап бирә. - Әгәр сез дәвалау вакыты һәм нәтиҗәсеннән канәгать түгел яки аның сәламәтлегегезгә зыян салды дип саныйсыз икән, сезгә мәҗбүри медицина полисы биргән медицина иминләү...

Авыру дәвалану сыйфатыннан канәгать булмаса, кайда мөрәҗәгать итәргә?
Бу сорауга Буада «Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминләве төбәк фонды» дәүләт учреждениесе филиалы директоры Илсур Гарипов җавап бирә.
- Әгәр сез дәвалау вакыты һәм нәтиҗәсеннән канәгать түгел яки аның сәламәтлегегезгә зыян салды дип саныйсыз икән, сезгә мәҗбүри медицина полисы биргән медицина иминләү оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк (полис бланкасында телефоны һәм адресы күрсәтелгән).
Мәҗбүри медицина иминләве полисы иминләнүче кешенең РФ территориясендә мәҗбүри медицина иминләве база программасында каралган түләүсез медицина ярдәме алырга хокукын раслаучы документ булып тора.
2011 елның 1 гыйнварына кадәр мәҗбүри медицина иминләве буенча иминләнгән кеше «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминләве турында»гы 29.11.2010 елның 326нчы Федераль закон нигезендә иминләнгән зат хокукына ия. иминләнүчеләр барлык дәүләт медицина учреждениеләрендә диярлек сыйфатлы һәм вакытында медицина ярдәме алырга, шулай ук дәвалау учреждениесен һәм дәвалаучы табибны сайларга хокуклы.
Иминләүче компаниянең төп бурычы - иминләнгән гражданнарның хокукын һәм мәнфәгатен яклау, медицина ярдәменең күләменә, вакытына һәм сыйфатан контроль.
Һәр гражданинга полис алганда медицина ярдәме күрсәтү шартлары, тәртибе төгәл язылган һәм килеп туган проблемаларны хәл итү өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы күрсәтелгән белешмә бирелә. Һәр мөрәҗәгать кыска вакытта карала, иминләнгән затның проблемасын хәл итү буенча оператив чара күрелә.
Үз хокукыгызны якларга курыкмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев