Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Төгәл диагноз – нәтиҗәле дәвалау нигезе

Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә тиздән компьютер томографиясе кабинеты үз эшен башлап җибәрәчәк.

Хастаханәдә “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Беренчел звеноны модернизацияләү” федераль программасы нәтиҗәсендә яңа компьютер томографы барлыкка килде.

Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе поликлиникасында компьютер томографын монтажлау эшләре тәмамланды. Аны урнаштыру өчен алдан ук КТ кабинеты әзерләнде, капиталь ремонт ясалды. Хәзер кабинет заманча җиһаздан файдалану өчен барлык таләпләргә дә туры килә.

Шулай ук медицина хезмәткәрләрен укыту планлаштырылган, моның өчен Кама Тамагына Мәскәүдән белгечләр киләчәк. Быел үзәк район хастаханәсе лаборанты Илшат Сабиров һөнәри әзерлек үткән, ә табиб Евгений Жуков декабрьдә “Рентгенология” циклы буенча һөнәри әзерлек узуын тәмамлый.

 Хастаханәдә җиһазны урнаштыру белән башкаладан килгән инженерлар шөгыльләнде. Сервис инженеры Алексей хезмәттәше Олег белән Мәскәүдән килгән, алар заманча җиһазны монтажладылар. Алексей аппаратны җыю һәм әзерләүгә берничә көн кирәк булуы турында әйтте. Без аның эшен күзәттек, җиһазны урнаштыру тиешле осталык, тәҗрибә һәм белем таләп итә. Аның һәр хәрәкәте төгәл рәвештә дәрәҗәне үлчәү белән бергә барды. Бер үк вакытта КТ кабинетында электрны көйләү эшләре дә тәмамланды.

Компьютер томографлары катлаулы медицина системаларына керә. КТ аппаратының төгәл һәм өзлексез эшләве өчен аны урнаштыруга һәм әйләнә-тирә мохитка булган барлык таләпләрне дә үтәү мөһим. Кабинетны әзерләү буенча җитди эшләр алып барылды. Барлык эшләр дә экологик, санитар һәм янгынга каршы таләпләрне исәпкә алып, төзелеш нормаларына һәм техник-норматив документларга ярашлы рәвештә алып барылды. Шуңа күрә әзерлек эшләре күп вакытны алды. Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиев җиһазны монтажлау һәм кабинетны әзерләү эшләрен көн саен контрольдә тотты.

“Гәүдәне һәм эчке органнарны югары төгәллектәге тикшерү мөмкинлеге бирә торган яңа заманча җиһаз ярдәмендә без күп кенә авыруларны башлангыч стадиядә ачыклый һәм медицина ярдәме күрсәтүнең оперативлыгын арттыра алачакбыз, - дип билгеләп үтте Ильяс Илдус улы. -Элек пациентларыбызны тикшеренү узарга Буага яки Казанга җибәрә идек, моңа шактый вакыт китә, бригаданы һәм ашыгыч ярдәм машинасын җәлеп итә идек. Хастаханәбезгә заманча компьютер томографы урнаштыру, әлбәттә, зур казаныш. Тикшеренү каматамагылылар өчен уңайлы булачак, ә табибларга сыйфатлы диагностика үткәрү мөмкинлеге бирәчәк”.

Компьютер томографиясе кабинеты тиздән үз эшен башлап җибәрәчәк. Район халкы табиб күрсәтмәсе буенча әлеге югары төгәллектәге заманча җиһаз ярдәмендә бушлай тишеренү уза алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев