Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Тирәнтен диспансерлаштыруны кемнәр узарга тиеш?

Covid -19 белән авырган гражданнар тирәнтен диспансерлаштыру уза ала.

Аның максаты – йогышлы булмаган хроник авыруларның үсеш билгеләрен, алар үсешенә китерергә мөмкин булган факторларны ачыклау.

Тирәнтен диспансерлаштыруны кемнәр үтә ала:

- Беренче чиратта - ике һәм аннан да күбрәк йогышлы булмаган хроник авырулар (шикәр диабеты, ишемик йөрәк авыруы, үпкә хроник обструктив чире, бронхиаль астма һәм башкалар) белән авыручы коронавирус инфекциясен кичергән гражданнар;

-коронавирус инфекциясе кичергән башка гражданнар терелгәннән соң 2 ай узгач.

Тирәнтен диспансерлаштыруны гражданин беренчел медицина-санитар ярдәм алу өчен беркетелгән поликлиникада уза.

Тирән диспансерлаштыруда нинди тикшеренүләр үткәрелә:

-пульс оксиметриясе (кандагы кислород күләмен билгеләү)

-спирометрия яки спирография (сулыш күләмен билгеләү)

-гомуми кан анализы

-биохимик кан анализы

-табиб-терапевт кабул итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X