Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Тенештә хатын-кызлар өчен яңа үзәк ачылды

Яшь фитнес-тренер Диана Закирова Тенеш мәдәният йортында кызлар өчен шөгыльләр оештыра һәм аларда көннән-көн ныграк кызыксыну уята.

Диана – һөнәри әзерлек һәм сертификация узган фитнес-инструктор. 

- Мин һәрвакыт яраткан эшемнән ләззәт алырга теләдем, бер акыл иясе әйтмешли, әгәр дә эшең синең яраткан шөгылең икән, гомереңдә бер көн дә эшләргә туры килмәячәк. 

Хәзер ул алган белемнәрен һәм күнекмәләрен кыю рәвештә башкалар белән уртаклаша, аларга яхшы формада булырга ярдәм итә. 

Күнекмәләр мәдәният йорты базасында инде бер айдан бирле үткәрелә, шул кыска вакыт эчендә дә  поселокта яшәүчеләр арасында яңа мөмкинлекләр популярлашты. Диананың төркеменә якынча 10 кеше йөри. Шөгыльләр кичләрен атнага 3 тапкыр уза. 

- Күнекмәләр йога элементлары белән төп фитнестан гыйбарәт, төрле көнне төрлечә катлаулылыктагы күнегүләр ясыйбыз, аларның җиңелләре дә, катлаулылары да бар, - ди Диана. - Мондый күнекмәләр физик форманы саклау өчен аеруча нәтиҗәле.

Диана Закирова Куйбышев Затоныннан, хәзер исә Тенештә яши һәм мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. “Үз эшеңнән нинди нәтиҗәләр көтәсең?” дигән сорауга ул: «Бистәдә яшәүчеләр, фитнес белән шөгыльләнеп, сәламәтлекләренә күбрәк игътибар бүлеп бирәчәкләр, ә бистәдәге тормыш кызыклырак булачак», - дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев