Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Татарстанда Covid-19га каршы мәҗбүри вакцинацияне гамәлдән чыгардылар

Тиешле карарны бүген Татарстан Республикасының Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина имзалады.

Татарстанда гражданнарның аерым категорияләре өчен коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация үткәрүдән баш тарттылар.

Тиешле карарны бүген Татарстан Республикасының Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина имзалады.

«Республика халкын яңа коронавирус инфекциясенә каршы иммунизацияләүне анализлап, шуны билгеләп үтәм: Covid-19га каршы мәҗбүри вакцинацияләнергә тиешле гражданнар категорияләре арасында коллектив иммунитет дәрәҗәсе 2022 елның 10 мартына 80 проценттан артып китә», — дип билгеләп үтә Роспотребнадзорның ТР идарәсе башлыгы Марина Патяшина.

Шуның белән бәйле рәвештә республиканың баш дәүләт санитар табибы гражданнарның аерым категорияләре өчен Covid-19га каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү таләбе үз көчен югалткан дип тану турында карар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев