Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Суда ачык дәрес

Бистәбезнең күрке булган "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексында сентябрь аенда яңа сезон ачылып төркемнәр тупланды. Кемдер йөзәргә өйрәнә, кемдер массажга йөри, өченчеләр авыр атлетика белән шөгыльләнә һәм башкалар.

Инде бер айдан артык вакыт үтте. Тренерлар үз эшләрен күрсәтеп, узган атнада ике төркемдә нәтиҗә ясадылар, ягъни ачык дәрес күрсәттеләр. Максим берляков төркемендә 25 бала йөри, иң активлар арасыннан 6 бала (12-14 яшьтәгеләр) вакытка йөзде. Кызлар 250 метр, егетләр 300 метр араны йөзеп, беренче булып 7,45 минутта Ильяс Гомәров килде, Алина Йосыпова (7,56 м) икенче һәм өченче Булат Каюмов (8,55 м) булды. Раил Яруллинда бөтенләй йөзә белмәүчеләр төркемендә (7-14 яшь) 29 бала шөгыльләнә һәм шулардан 8 бала үзләрен актив күрсәтте. Валентина Чумагина (7 яшь), Диана Сабирова (9 яшь), Венера Крылова (11 яшь) диплом һәм призга лаек булдылар. Һәр ике төркемгә "Акчарлак" ССК директоры Резедә Әсхәдуллина татлы торт һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

"Өрәңге яфрагы" акция кысаларында тәүге тапкыр бассейнга йөзәргә килгән Рудник мәктәбе укытучылары шунда үз тәэсирләре белән уртаклашты. Румия Хафизова һәм Сөембикә Хөсәинова рәхәтләнеп йөзеп чыктылар, үзләрен әйбәт хис итәләр һәм киләчәктә гаиләләре белән йөриячәкбез, диделәр. Димәк, спорт сәламәтлек нигезе, үзеңне матур формада тоту гына түгел, һәрвакыт әйбәт хис итү дә әле. Үзебездә булган мөмкинлектән файдаланыйк һәм сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев