Капиталь ремонттан соң дәваханәнең авырулар кабул итү бүлеге 365 кв.метрга урнашты. Узган җомгада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов җитәкчелегендәге эшче төркем башкарылган эшләрнең күләмен бәяләде.
-Агымдагы җәйдә республикада файдалануга тапшырылучы дүртенче авыруларны кабул итү бүлеге бу,-ди Ринат Сәгыйть улы. - Бинаны җыю, бизәкләү, бүлмәләрне җиһазлау - районда бик югары дәрәҗәдә ремонт башкарылганны күрсәтә. Шул ук вакытта төзүчеләргә кайбер кимчелекләрне бетерергә кирәк: тәрәзәләрдә москет сеткалары юк, ишекләр каты ябылмасын өчен җайланма куелмаган, пластик такталар куелса тагын да яхшырак булыр иде, чөнки алар ДСПга карый озаккарак түзә.
-Барлык бүлмәләргә дә җиһазлар куеп бетерелмәгән, әмма авыруларны кабул итү бүлегендә, авыруларны карау, яраларны бәйләү, диспетчер һәм процедурныйдан кала УЗИ, ФГДС, шокка каршы һәм рентген бүлмәләренә дә урын бирелгән,-ди баш табиб Ильяс Минвәлиев. - Пациентлар өчен санузел "Кулай мохит" программасы таләпләре буенча җиһазландырылган. Авыруларны кабул итү бүлеге бу атнада эшли башлый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз