Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина учреждениеләрендә битлек кияргә киңәш итте

Медицина оешмаларына килүчеләргә һәм пациентларга элеккечә үк битлек кияргә киңәш ителә. «Татар-информ»га бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Министрлыкта искәртүләренчә, битлек кию бары тик медицина персоналына гына мәҗбүри. Бу профилактика чарасы Татарстанда кайбер ковид-чикләүләр бетерелгәндә дә саклана. Медицина учреждениеләренә килүчеләргә битлек киеп йөрү киңәш ителә.

«Медицина оешмаларында төрле вируслар йөри, шуңа күрә монда битлек режимы бетерелмәде диярлек. Хастаханәгә килгәндә, битлек кию мәҗбүри дигән таләп юк, әмма мин кияргә киңәш итәр идем, чөнки анда авыру кешеләр дә килә», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгече Дмитрий Лопушов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев