Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

“Сәламәтлек саклау” милли проекты авылда медицина хезмәте дәрәҗәсен арттыра

Тиздән Кама Тамагында компьютер томографиясе кабинеты барлыкка киләчәк.

Үзәк район хастаханәсендә бинаны компьютер томографиясе урнаштыруга әзерләү тулы көчкә бара.

Баш табиб Ильяс Минвәлиев “Anatom 64 HD” заманча җайланмасының инде хастаханәгә кайтартылуы, октябрьдә аны эшләтү планлаштырылуы турында хәбәр итте.

Хәзерге вакытта КТ урнаштырылачак кабинетта капиталь ремонт эшләре бара, ул поликлиниканың беренче катында булачак. Идән һәм штукатур катламы куптарылган, кирәкле коммуникацияләр кертү эшләре бара, кабинетны зоналаштыру тәмамланган – өстәмә стена төзелгән, яңа ишек уемнары ясалган, стеналарны штукатурлау башланган.

Ильяс Ильдус улы аңлатканча, компьютер томографы эше өчен барлыгы өч бина каралган: беренчесе – аппарат урнаштырылачак процедура кабинеты, пациентлар шунда кабул ителәчәк, икенчесе – идарә итү пульты, табиб һәм лаборантның эш урыны шунда булачак. Өченчесе –генератор кабинеты, бу җиһазның өзлексез эшен тәэмин итә торган техник бүлмә. 

“Барлык тырышлыклар һәм чыгымнар урынлы, чөнки компьютер томографиясе  авыруларны ачыклау өчен барлык мөмкинлекләрне дә ача: аппарат кеше организмындагы шешләрне, травматик һәм ялкынсынуларны төгәл ачыклый, коронавирус инфекциясе вакытында үпкә тукымасына килгән зыянны билгели ала. Заманча яңа җиһаз пациентны комплекслы тикшерергә, димәк, вакытында нәтиҗәле медицина ярдәме күрсәтергә ярдәм итә”, - диде Ильяс Минвәлиев.

Ильяс Ильдус улы хәзерге вакытта “Алтын-групп” подрядчы оешмасы эшчеләренең Anatom 64 HD  компьютер томографы урнаштырылачак кабинетны ремонтлавы һәм әзерләве турында әйтте. Әзерлек эшләре 20 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Аннары төп һәм ярдәмче җиһазларны монтажлау планлаштырыла.

Баш табиб ассызыклаганча, югары билгеләнешкә ия әлеге заманча аппарат 64 кисем алу мөмкинлеге бирә, шулай ук әлеге җайланма ярдәмендә контрастлаштырулы анализ ясарга була, бу эчке органнарны тикшергәндә аеруча мөһим. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәткәрләр заманча һәм кыйммәтле җиһаз белән эш итә белергә тиеш. Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе табибы Евгений  Жуков хәзерге вакытта Казанда өйрәнү курслары уза, ә лаборант Илшат Сабиров һөнәри әзерлекне инде үткән.

Компьютер томографы бик кыска вакыт эчендә кеше гәүдәсен тиешле урында төрле кисемнәрдә сканерлаштыра һәм югары сыйфатлы цифрлы сурәт барлыкка китерә, аны мониторда карарга һәм пленкага чыгартырга була.

Хәзерге вакытта Кама Тамагында яшәүчеләрне компьютер томографиясендә тикшеренү үтәргә ашыгыч ярдәм машинасы Буа шәһәренә алып бара. Бу вакытта юлда, чират торып һәм нәтиҗәләрне көтеп күпме вакыт уза, аеруча коронавирус пандемиясе чорында авыр булды, бу чакта үпкәләренә зыян килгән пациентлар саны күп һәм һәр минут мөһим иде. 

2021 елда гына да 650 кеше Буада тикшеренү үткән. Ашыгыч ярдәм машинасы Буага 200 тапкыр барган, ә бу шәһәргә кадәрге ара 95 км тәшкил итә. Кире кайтуны да исәпкә алсак, барлыгы 200 км га якын юл үтелә.  Шулай итеп, районның үз КТ кабинеты булу пациентларга тиз арада медицина тикшерүе уздырырга гына түгел, акчаны һәм вакытны да экономияләргә ярдәм итә.

Кама Тамагында компьютер томографиясе ярдәмендә тикшеренү узу патологик процессларны иртә һәм югары төгәллектә ачыклау мөмкинлеге бирә.

Җиһаз “Сәламәтлек саклау” милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңарту федераль программасы буенча сатып алынган. 

Проектның төп максаты – авыл җирендә яшәүчеләр өчен медицина ярдәмен сыйфатлы итү. Бик тиздән каматамагылыларның яңа заманча җиһазда тикшеренү узу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев