Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Сакланганны саклар: коронавирус йоктыручылар һәм үлүчеләр саны арта

Коронавирус үзенең кара саннары белән кабат куркыта башлады. Россиядә узган тәүлектә әлеге инфекцияне йоктыручылар саны 16325кә җитте. Үлүчеләр – 60 кеше. Моңа кадәр чирдән үлүчеләр саны 45 иде.

Сырхауны җиңүчеләр саны да арткан, диләр оператив штаб вәкилләре. Узган тәүлектә 13092 кеше дәваланып чыккан. Моңа кадәр 8721 кеше иде.

Дөнья күләмендәге саннар тагын да ныграк сагайта. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр иткәнчә, коронавирус йоктырып авыручылар саны 580 млн кешедән артып киткән. Аннан үлүчеләр саны – 6,41 млн. Авыручыларның кисәк артуын 5 августтан башлап теркиләр. Чагыштыру өчен: 14 апрельдә – 500 млн, 10 февральдә – 400 млн, 8 гыйнварда – 300 млн, узган елның августында – 200 млн кеше.

Вазгыятьнең кискенләшә баруын кешеләр үзләре дә чамалый булса кирәк. «Чек Индекс» хезмәте белгечләре ачыклавынча, июль аенда шәхси саклану чараларын (СИЗ) сатып алучылар саны кисәк кенә арткан. Әйтик, битлекләрне – 17 процентка, антисептикларны 4 процентка күбрәк сатып ала башлаганнар. Кулланучыларның күбесе – пандемия чорында саклану чараларына ияләшкән, алардан даими файдаланып торган кешеләр икән.

Битлек кию, антисептик куллану – бер нәрсә. Иммунитетны көчәйтү турында да онытмаска кирәк. Моны белгечләр дә кат-кат искәртә.

Россия Фәннәр академиясе академигы, атказанган табиб Геннадий Онищенко сүзләренчә, уку елының башлануы һәм көннәрнең суытып җибәрүе коронавируслы вазгыятькә тискәре тәэсир итәргә мөмкин. Шуңа күрә вакцина ясатуны озакка сузмаска кирәк. Табиб сүзләренчә, бу чорда салкын тиеп авырулар да арта, симптомнарсыз гына уза торган «омикрон» да куркыныч.

Татарстандагы вазгыятькә килгәндә, бер тәүлектә COVID-19 чирен йоктыручылар саны 71 кеше булган. Үлем-китем очраклары теркәлмәгән. 56 кешене сырхауханәгә озатканнар.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев