Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Россиягә чит илдән дарулар кайтартуга бәйле җитди проблемалар яный

Россиядә өзлексез терапиягә мохтаҗ пациентларны дарулар белән тәэмин итүгә бәйле җитди проблемалар барлыкка килергә мөмкин.

Көнбатыш илләре керткән санкцияләр аркасында чит ил фармацевтика компанияләренең бер өлеше дару китерү срокларын озайткан. Бу хакта ТАСС агентлыгы «Игелек боҗрасы» фондына сылтама белән хәбәр итә.

Матбугат хезмәтендә килеп туган катлаулы вазгыятьтән чыгу эзләүләрен билгеләп үттеләр. «Әмма Россия Федерациясенә карата санкцияләр басымы фармацевтика продукциясе китерүчеләрне түләү, тәэмин итү логистикасын яңадан карарга мәҗбүр итте. Нәтиҗәдә, дару китерү вакыты озайтылды, бу өзлексез терапиягә мохтаҗларны препаратлар белән тотрыклы рәвештә тәэмин итүдә җитди куркыныч тудыра», - диелә хәбәрдә.

Фондта билгеләп үтүләренчә, беренче чиратта, орфан (сирәк) авырулардан интегүчеләр кыен хәлдә калачак. Әлеге препаратлар Россиядә җитештерелми, ә тиңдәшләре белән алыштыру мөмкин түгел. Европа һәм Америка тәэмин итүчеләре әлегә даруларны китерә, әмма препаратлар кайтмый башларга да мөмкин. «Игелек боҗрасы» фонды кайбер позицияләргә караган дарулар алуга бәйле проблемалар кичерә башлаган инде.

«Игелек боҗрасы» фонды узган елның гыйнварында Россия Президенты Владимир Путин указы белән төзелде. Ул тормышка яный торган һәм хроник чирләр, шул исәптән сирәк (орфан) авырулардан интегүче балаларга ярдәм күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев