Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Ремонт дәвам итә

Район поликлиникасын реконструкцияләү тулы көченә бара.

Кабул итү бүлегендә ремонт эшләре төгәлләнде диярлек. Хәзерге вакытта поликлиниканың фасады һәм эчке бизәү эшләре алып барыла: бина заманча җылылык саклаучы җылыткыч һәм плитә белән тышлана. Иске тәрәзәләрне пластикка алыштыралар, түбәләр реконструкцияләнә, стенага гипсокартон ябыштырыла, идәннәр яңартыла. Шулай ук бинада су белән тәэмин итү, җылыту системасы, вентиляция, электр челтәре алыштырылачак.
Эшләр чынлап та күп, әмма вакыт кына аз калып бара. Поликлиника бинасына кергәч бар җирдә дә эш барганын күрәсең, бу исә тиздән зур ремонтның уңайсызлыкларын җиңеп, үзәк сырхауханә пациентлары яңа поликлиникага килер дигән өмет уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X