Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Районның 725 кешесенә, коронавирус кичергәннән соң, тирәнтен диспансерлаштыру узу мөһим

Узган елдан башлап илдә COVID-19 белән авырган кешеләр өчен диспансерлаштыруның тирәнтен программасы эшли.

Бу 2020 елда Россиядә кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр санының, 2019 ел белән чагыштырганда, 97 300 кешегә күбрәк булуы белән бәйле. Кан әйләнеше системасы авырулары — коронавирус инфекциясе нәтиҗәсендә барлыкка китергән өзлегүләрнең берсе, авыру кичергән якынча биш кешенең берсендә тромблар барлыкка килә.
"Коронавирус кичергән кешеләр тирән диспансерлаштыруны, терелеп, ике ай үткәч узарга мөмкин, - дип хәбәр итте Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе поликлиникасы мөдире Рузалия Заһирова. – Пациент чираттагы диспансерлаштыруны узмаган очракта, ул тирәнтен тикшеренү дә үтәргә тиеш".
"Тирәнтен диспансерлаштыру ике этапта уза. Беренчесе җиде тикшеренүне үз эченә ала: гомуми һәм биохимик анализлар, канның кислород белән туенуын үлчәү (сатурация), 6 минутлык йөреш белән тест, спирометрия, күкрәк читлеге рентгены, терапевт кабул итүе, - ди Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең участок терапевты Рифат Нәҗмиев. - COVID-19 белән уртача һәм катлаулы формада авырганнар өчен бу исемлеккә кандагы D-димер концентрациясен билгеләү буенча анализ өстәлә. D-димер күрсәткече югары булган очракта пациент тирәнтен тикшерүнең икенче этабына җибәрелә. 
Минем участокта быел 123 кеше тирәнтен диспансерлаштыру узарга тиеш. Узган ел 51 кеше тирәнтен тикшерү узды, кайбер кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары системасы эшендә тайпылышлар ачыкланды, шуңа бәйле рәвештә алга таба дәвалау планы төзелде.
Планлы һәм тирәнтен диспансерлаштыруны илтифатсыз калдырырга ярамый, бу авыруны башлангыч этапта ачыклау мөмкинлеге бирә һәм нәтиҗәдә аны дәвалау күпкә җиңелрәк булачак».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X