Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Пандемия шартларында сәламәтлекне ничек сакларга

Прививка ясатучыларны да, вакциналаштыруга каршы торучыларны да бүген сәламәтлек мәсьәләсе борчый. Чираттагы Covid-дулкын таралганда инфекциядән ничек сакланырга?

Сүз дә юк, вакцинация иң беренче ысул булып тора. Бүген хастаханәдә 778 доза СпутникV  вакцинасы бар, аны безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә бәялиләр. Битлек режимы гамәлдән чыгарылмый, аның таләпләрен җәмәгать урыннарында, кибетләрдә, театрларда, музейларда үтәргә кирәк.

Һәм, әлбәттә, әгәр сезүзегездә хәлсезлек сизәсез икән, инфекеция чыгыныгы булмас өчен башка кешеләр белән элемтәгә кермәскә тырышыгыз, иң мөһиме нәрсә белән авырганыгызны ачыклау өчен шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.

«Кызганычка каршы, район халкы хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә ашыкмый, бик күпләр авыруның беренче көннәрендә үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнә. Нәтиҗәдә, хастаханәгә 50 һәм аннан да күбрәк процент үпкәләре зарарланган авыр хәлдә эләгәләр, - дип зарлана район хастаханасе баш табибы Ильяс Минвәлиев. – Алар арасында яшьләр дә,  60 яшьтән өлкәнрәкләр дә бар. Күбесе район үзәгендә яшәүчеләр. Аларны дәвалау күпкә катлаулырак, әмма вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенең медицина персоналы һәр пациентны аякка бастыру өчен бөтен көчне куя. Госпитальдә дәваланган 209 авыру арасында ул ачылганнан бирле дүрт үлем очрагы гына булды".

Әмма бу проблеманың башка ягы да бар.

«Өйдә дәваланучы яшь ата – аналар гаиләдә инфекция чыганагы булып тора, мәктәпкә яки балалар бакчасына йөрүче балалар барлыгын оныта, - дип уртаклашты безнең белән баш табиб урынбасары Индира Биктаһирова. - Бала авырмаска һәм үзен яхшы хис итәргә мөмкин, ләкин авыруны таратучы булып тора. Инфекция башка балаларга эләгә, тегеләре ата-аналарын зарарлый. Коронавирус тарату шулай бара һәм аны локальләштерергә кирәк».

Хастаханә табиблары район халкына мөрәҗәгать итә: үзегездә хәлсезлек сизсәгез сырхауханәгә барыгыз, ПЦР-тест ясатыгыз, авыруның сәбәбен ачыклагыз. Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, һәркем өчен уртак булган  дәвалау планы юк, шуңа күрә авырган күршеләр һәм туганнарны тыңламыйча, табиблар киңәшен тотыгыз.  Өйдә дәваланган очракта инфекция таралуны булдырмас өчен авыру калган гаилә әгъзалары  белән араласмаска тиеш.

Бүгенге көндә районда яшәгән 12 мең кешенең 9622 кеше вакциналаштырылырга тиеш. Вакцинация вакытында район хастаханәсенә 6400 доза төрле вакцина кайтты. 30 октябрьгә 5702 кешегә прививка ясатылган. Бу планның 59,3 % ын тәшкил итә, шулардан 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар – 2090 кеше, ягъни планның 51,7% ын тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев