Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

“Омикрон” таралу чорында организмга нинди витаминнар кирәк?

“Москва 24” телеканалына биргән әңгәмәсендә табиб-диетолог Елена Соломатина “Омикрон” таралу чорында C, D, B12 витаминнары эчәргә киңәш итте.

Коронавирус белән авырган очракта цинк һәм омега-3 эчү дә отышлы, дигән фикердә табиб.

Курсны башлау алдыннан белгеч анализ тапшырырга һәм кешедә нинди элемент дефициты күзәтелүен тикшерергә киңәш итә. Витаминнарны чир йоктырганчы ук, организмның инфекциягә каршылыгын арттыру өчен кабул итү мөһим, ди диетолог. “Эш шунда ки, авырып киткәнче үк кешедә “ныклык запасы” булырга тиеш”, – дип аңлата белгеч.

Әгәр дә, мәсәлән, авырган вакытта C витаминын эчсәк, ул инде “эшләп” өлгермәскә мөмкин һәм бик мөһим вакытны кулдан ычкындырачакбыз.

“С витамины (аскорбин кислотасы) организмның инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыра. Витаминнар куллану буенча соңарсак нәтиҗәсе шактый аянычлы булырга мөмкин”, – ди Елена Соломатина.

Моннан тыш, борын куышлыгының лайлалы тышчасы элгәре торышына кире кайтсын өчен, организмда A витаминының җитәрлек микъдарда булуы мөһим. “Бактерия яки вирус борын куышлыгының лайлалы тышчасына утыра, шуннан организмга үтеп керә. Никадәр тизрәк дәвалана башласак, каршы тору көче дә шулкадәр ныклырак булачак”, - ди белгеч.

Шулай ук, аның сүзләренчә, коронавирус белән чирләгән вакытта нерв системасының торышы өчен B12 витамины файдалы. D витамины исә иммун һәм йөрәк-кан тамырлары системасына ярдәм итә, дип билгеләп үтте Соломатина.

Омега-3 витамины турында да онытмагыз, ди табиб. Чөнки ул ялкынсынуга каршы тәэсиргә ия. Моның ярдәмендә баш авырту өянәкләренең ешлыгын һәм көчен киметергә була.

Фото: pinterest.com

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/omikron-taralu-chorynda-nindi-vitaminnar-echrg 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев