Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Олы Салтык авылы фельдшеры Рушания Мәннапова

Рушания Мәннапова фельдшер-акушерлык пунктында 1984 елдан бирле эшли.

Олы Салтык авылы фельдшеры Рушания Мәннапова фельдшер-акушерлык пунктында 1984 елдан бирле эшли.

Рушания Мәхмүт кызы, Казан медицина училищесын тәмамлап, туган районына кайта, аларны ире белән икесен юллама буенча Олы Салтыкка җибәрәләр.

Рөстәм Кәримулла улы гомер буе Олы Салтык урта мәктәбе директоры булып эшли, ә Рушания Мәхмүт кызы гомерен медицинага багышлый. Тормыш иптәше аңа һәрчак ярдәм итә һәм, чакыру буенча авыру янына барганда, еш кына озата бара.

Рушания апа әле дә эшләвен дәвам итә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә ашыга. Еш кына төнлә дә чакыру буенча чыгарга туры килә, бу вакыт гадәттә өлкән кешеләр ярдәмгә чакыра. “Авылда 233 кеше яши, ләкин җәйге чорда аларның саны арта – авылга яшьләр кайткач, хезмәт күрсәтелүчеләр саны 360 ка кадәр җитә”.

Фельдшер кирәк чакта һәркемгә ярдәм күрсәтә. Фельдшер-акушерлык пункты мәктәп бинасында урнашкан, бүгенге көндә мәктәп ябык, балаларны автобус район мәктәбенә йөртә, ә биредәге балалар бакчасына дүрт бала йөри.

Бина авыл кырыенда урнашкан, ә авыл зур һәм шунлыктан өлкәннәр бөтенесе дә  пунктка килә алмый, шуңа күрә Рушания Мәхмүт кызы еш кына алар янына үзе барып йөри, санитар-эпидемиологик чорда бу аеруча көнүзәк.

Олы Салтык авылында яшәүче Гөлшат Миннеҗанова: “Рушания апа тәҗрибәле фельдшер, чакыруга ук килеп җитә. Мин туганымны тәрбиялим, ул балачактан инвалид. Шуңа күрә, ярдәм сорап, Рушания апага еш мөрәҗәгать итәргә туры килә, аңа бик рәхмәтлемен”, - ди.

Олы Салтык авыл җирлегенең элеккеге башлыгы Хәлим Ибәтов җирле халыкның фельдшер эше турында һәрчак уңай фикердә булуын билгеләп үтте. “Рушания ханым эшен төгәл башкара. Чакырган урынга шунда ук бара, авыл халкының вакытында диспансерлаштыру узуын контрольдә тота, бик җаваплы хезмәткәр”, - диде Хәлим Хәмидулла улы.      

Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең өлкән фельдшеры Нәзилә Гыйлманова район фельдшер-акушерлык пунктларының эшенә җитәкчелек итә. “Рушания Мәхмүт кызы бездә яхшы исәптә, хезмәт стажы зур – 40 елга якын. Ярдәмчел, ихлас, көндез дә, төнлә дә эшләргә әзер. Ул берничә тапкыр үзәк район хастаханәсе, район хакимияте, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде”.

Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиев шулай ук фельдшерның эшеннән канәгать, шул ук вакытта Ильяс Илдус улы райондагы барлык фельдшерларның да халык сәламәтлеге файдасына тырышып хезмәт куюларын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев