Оялчан кешеләрнең – йөрәге, куркакларның бөере авырта
Баксаң, адәм баласының нинди чирдән интегүе турыдан-туры аның холкына бәйле икән. Британия галимнәре шулай дип ышандыра.
✅Гел төшенкелеккә бирелүчеләрнең ашказаны һәм башы еш авырта.
✅Агрессив кешеләр гипертониядән интегә, иммунитетлары нәзберек була.
✅Оялчан кешеләрдә инсульт булу ихтималы зур, алар йөрәк өянәкләренә һәм төрле инфекцияләргә тиз бирешә.
✅Хис-кичерешләрен тышка чыгармаучылар астмадан интегә.
✅Аралашучан, хисчән кешеләр күп авырулардан сакланган кешеләр төркеменә керә. Алар проблемалары белән бүлешергә курыкмый һәм бик тиз савыгалар.
✅Саран кешеләрнең – башлары, куркак кешеләрнең бөерләре авырта.
✅Оптимист кешеләр тормышны бик җиңел кабул итәләр, бөтен нәрсәдән рәхәтлек алырга телиләр. Ашау мәсьәләсендә дә үзләрен чикләмиләр. Шуңа күрә алар арасында сәламәт кешеләр күп.
✅«Юк» дип әйтә белмәүчеләр, нәрсә кушсалар, шуны үтәүчеләр артриттан интегә.
✅Башларында чамадан тыш мәгълүмат булган кешеләр эчләре катудан интегә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев