Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Нәрсә ул картлык?

Бөтендөнья Сәламәтлек салау оешмасы кешенең яшен түбәндәгечә билгели: яшь вакыт - 45кә кадәр, өлгегәнлек - 45-59 яшь, өлкән - 60тан 74 яшькә кадәр, картлык - 75тән 89 яшькәчә, аннары озакяшәүчеләр - 90 яшь һәм аннан артык. "Бишенче" яшькә җитү һәм бу вакытта да сәламәтлегеңне саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәк?...

Бөтендөнья Сәламәтлек салау оешмасы кешенең яшен түбәндәгечә билгели: яшь вакыт - 45кә кадәр, өлгегәнлек - 45-59 яшь, өлкән - 60тан 74 яшькә кадәр, картлык - 75тән 89 яшькәчә, аннары озакяшәүчеләр - 90 яшь һәм аннан артык.

"Бишенче" яшькә җитү һәм бу вакытта да сәламәтлегеңне саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу хакта ЦРБ баш табибы урынбасары Светлана Суворова сөйли. -Картлык һәркемгә килә. Еллар узу белән сәламәтлегебез үзгәрә. Картлык турындгы фикер белән килешеп, организмыбызга таушалырга мөмкинлек бирәбез. Әмма актив тормыш позициясе хәлебезне шактый яхшыртырга мөмкинлек бирә. Картаю озакка сулыгна процесс һәм аны туктату көчебездән килерлек. Вакытыннан алда картаюга китерүче каты авыруларныңкүпчелеген һәм аларның нәтиҗәсен булдырмаска да мөмкин. Алар арасында инфаркт һәм инсульт, травмалар һәм агулану, яман шешләр һәмтәмәке тартуга, йогышлы авыруларга бәйле үпкә авырулары. Авыруның нәрсә китереп чыгарганлыгын белү һәм сәбәпләрен бетҗерү мөһим. "Сәламиәтлек һәм озак яшәү кодексы" һәм махсус эшләнгән http:www.kzid.ru интернет-проекты без җиңә алган җитди авырулар сәбәпләре турында сөйләр. ВОЗ каты авырулар тәвәккәллегенең төп факторларын билгеләгән. Кайберләрен, әйтик нәселдәнлекне, яшьне без үзгәртә алмыйбыз. Әмма күпләр безнеэ йогынтыга бирелә. Өлкән кешегә озак елларга сәламәтлеген саклап калырга нәрсәкомачаулый? Югары кан басымы, симерү һәм дөрес тукланмау, канда холестерин һәм башка майларның артык булуы, түбән физик активлык, тәмәке тарту, алкогольне артык куллану, эчә торган суның түбән сыйфатлы булуы, пычрак һава. Югарыда телгә алынган факторларны бетереп (тулысынча яки өлешчә генә булса да) хәлеңне яхшыртып кына калмыйча, уртача 15 елга озаграк та яшәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X